Без элек яшәгәндә болай түгел иде... Болай эшләми идек без... Авыр булса да, җайсыз, уңайсыз һәм каршылыклы, дәгъвалы хәлләрдә, мәсьәләләрдә үз фикеребезне белдереп-раслап, куәтләп, гади эш кешесе өчен, халкыбыз йөзенә кызыллык китермәслек булсын, дип эшләдек, гамәлләр кылдык. Нинди тармакта хезмәт итсәк тә, максатыбыз бер булды – милләтебез рухына хилафлык төшермәү, бөеклеген күрсәтү һәм үстерү. Моны мин яшәвемнең бер мисалында тасвирламакчы булам.
Шулай: Татарстан телевидениесендә бик тә көчле вә мәртәбәле шәхесләр эшләгән вакытлар...
Яңа елда күрсәтеләчәк төп тапшыруны миңа йөкләделәр. Ягъни редакторы мин. Баш режиссерыбыз Әхтәм абый Зарипов, аның ярдәмчесе – Гасиман Ширгазин. Һәм башка бик мәгълүмнәрдән – Зәйтүн Яркәев, күренекле театр артистлары, данлыклы җырчыларыбыз – Илһам абыйлар, Әлфия апалар, музыкантларыбыз, гомумән, халкыбыз алдында шөһрәт казанган, сәнгатебездә зур урын тоткан шәхесләребез, авыл хуҗалыгы алдынгылары, производствода исемнәре Почет тактасыннан төшмәгән гади эшчеләр, күркәм укытучыларыбыз һәм башка бик күп намуслы мәшһүрләр!
Барлык бәйрәм кунакларының күкрәкләрендә лаеклы эш үрнәкләре өчен тагылган орден-медальләр студия прожекторы нурларында һәммәбезнең күңелен кытыклый – ягъни, безне дә зур уңышларга өнди.
Берзаман студия кунаклары, үзләренең телевизорда күрсәтеләчәкләрен онытып, иркенәеп китәләр. Ә безгә шул гына кирәк. Шул бит инде чын бәйрәм. Шампан фужерлары чыңлый, артистлар җырлый, аларга зал кушыла, парлы биюләр башлана. Әнә, бер дә кыстатып тормыйча, Илһам Шакиров җырын сузып җибәрде:
«Йолдызлар сүнде, төн узган инде,
Бер йолдыз калды – ул Чулпан иде...»
Кара, Әлфия апа да янына чыгып, килештереп биегән була бит әле. Равил абый Шәрәфиев тә яшь кенә җырчы кызны эләктереп бии башлады – Зөһрә Шәрифуллина икән.
Үзем дә кызып киттем, Минтимер Шәрипович булып сөйли башладым: «Почему, патамушты – от части в части...» Әллә ни озакка сузмадым пародиямне, йә ошатмаслар дип, тиз туктадым. Сәйдәш Гарифуллин белән Әнвәр Вәлиуллин башкаруында инструменталь әсәр башкаруга күчердем кичәне. Рояль кырыена шәм яндырып, өске япкычын ачып, ярыгыннан Сәйдәшнең фортепиано клавишаларында уйнавын күрсәтергә тотындык. Оператор егетебез ниләр генә кыланмый: фортепиано өсләренә ята-ята төшерә – шулай кирәк!.. Аларны кызыксындыру чарасын алдан күреп куйган идем шул. Мәйтәм: «Егетләр, үземә дигән сценарий акчасын сезгә бирермен», – дип. Эш анда да түгел, чынлыкта алар минем белән эшләргә бик яраталар иде. Чөнки телевидениедәге эшләгән һәр эшебез өчәр плюс белән «бишле» алып барды.
Йә, ярар, Шәймиевкә эшләгән пародияңә нәрсә диделәр соң, дип беләсегез киләдер?
Болай булды: без бу Яңа ел тапшыруының язмасын 31 декабрьдә көндезге сәгать 12гә монтажлап бетердек. Юри шулай иттек – ярамаган җирләрен «сөрттермәсеннәр» дип. 12дән соң аны төзәтеп бетерә алмыйлар инде. Ничек монтировать ителгән, шул килеш күрсәтергә мәҗбүр булдылар.
...Һәм шул ук төнне Сәкинә апабыз телевидение җитәкчеләренә шалтыратып болай дигән:
– Ай-яй, шәп тапшыру эшләгәнсез. Минтимер белән башыннан ахырына кадәр карап утырдык, рәхмәт сезгә! Бу эшкә кемнәр хезмәт куйган, аларга да рәхмәтебезне белдерегез! – дигән.
Менә шулай булган иде. Хәзерге Яңа ел кичен төшерүчеләр дә шундый рәхмәткә лаек булсыннар! Уңышлар телим.
Элек без эшләгәндә болай түгел иде, дип әйтмәслек булсын.