«Болай да тынычсыз заман» – Илзидә Госман халыкның кәефен күтәрә торган җыр яздырган
Җырчы Илзидә Госманның «Җырлап яшик» дигән өр-яңа җыры дөнья күргән. Галия Сафиуллина шигыренә Флюра Талипова иҗат иткән җырны артист күпләрне күңел тынычсызлыгы бимазалаган заманда аз булса да яхшы кәеф бүләк итү ниятеннән яздырган.
Хәзер бит болай да тынычсыз заман, иртәгә нәрсә буласын да белмибез. Безнең төп бурыч – концертларыбыз, җырларыбыз белән халыкның күңелен күтәрү, шат яшәргә стимул булдыру. «Бирешмә» дигән җырымны, мәсәлән, бүгенге көндә махсус операциядә булган хәрбиләрнең әти-әниләренә багышлап чыгарган идем. «Җырлап яшик»не тыңлаучыларымның күңелен күтәрү, аларга дәрт өстәү максаты белән яздырдым», – диде ул «Интертат»ка.