Рингка түбәтәй киеп чыккан көрәшче Дамил Шәрәфетдинов: «Көрәш алдыннан мәчеткә барам»
Түбән Новгород татары, боксчы Дамил Шәрәфетдиновка Россия спортында зур өметләр баглыйлар. «Миллиард.Татар»га биргән интервьюсында ул дин, UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов белән элемтәләре һәм бокста гаделсезлекләр турында сөйләде.
«Мин нәтиҗәләрне бик тиз күрсәттем»
Ни өчен бокс? Бу шөгыль нидән башланды?
Балачакта мин һәрвакыт бокс белән шөгыльләнергә теләдем, тик әти-әнием миңа рөхсәт бирмәде. Анда мине кыйнап ташларлар дип курыктылар. Абыем бу кызыксынуымны күреп алды һәм мине беренче тапкыр секциягә алып килде. Шуннан минем спорт карьерам бик тиз арада үсеш алды. Алдагы елда мин өлкә чемпионатында оттым. Аннары Идел буе федераль округы чемпионатына бардым һәм анда икенче булдым. Башкалар 5 – 7 елда ирешкән нәтиҗәләрне мин бик тиз күрсәттем.
Тренерлар миндә потенциал барын шунда ук күреп алды. Бокска шактый соң – 15 яшемдә килүгә карамастан, өметле бала дип санадылар. Форманы мин бик тиз җыйдым, чөнки көрәшергә бөтен кеше белән чыга идем дә җиңә идем. Башкалар техника белән алса, мин характер белән оттым.
«Характер белән» дигән сүз нәрсәне аңлата?
Мин, бернигә дә карамастан, алга бардым, дигән сүз. Йодрыкларны уздырып җибәрсәм дә, мин үз функционалым һәм җиңүгә теләгем исәбенә җиңүгә ирештем. Көндәшләрем техник яктан яхшырак әзерләнгән була иде. Алар тәҗрибәлерәк булса да, минем җиңү теләге көчлерәк булды. Нәтиҗәдә, җиңүче дип мине чыгаралар иде.
Ни өчен нәкъ менә бокс белән шөгыльләнергә теләдегез?
Балачакта Майк Тайсон һәм башка танылган боксчыларның көрәшләрен еш карадым. Алар миндә кара-каршы көрәш белән шөгыльләнү теләге уятты. ММА (катнаш көрәш сәнгате) ул чакта бокс кебек алай ук популяр түгел иде, һәм мин шуны сайладым. Башка спорт төрләрен мин хәтта уйлап та карамадым.
Бокс – чын ир-атлар спорты төре. Анда характер чагыла. Барлык көрәш төрләре арасында бокс – үзенә күрә классика. Ул ММАга караганда куркынычрак та, чөнки еш кына йодрыклар баш өлешенә юнәлдерелә.
Абыегыз әти-әниегез рөхсәтеннән башка сезне рингка алып килдеме?
Әйе, ул моны, яхшы тренер турында ишеткәч, әти-әнидән яшереп эшләде, чөнки алар моны хупламый иде. Аларның мине укытасы килде. Ә мин спорт белән шөгыльләнергә һәм җиңәргә теләдем, миндә азарт бар иде.
Әти-әнием моны берничә күнегүдән соң ук – тиз белде. Алар каршы түгел иде инде. Тренерның да яхшы булуын аңладылар, миңа да ошый иде. Тик алар бокс киләчәктә минем һөнәрем булыр дип уйламады. Ул чакта боксны бик тиз ташлармын дип уйладылар, гади шөгыль дип санадылар.
«Көрәш алдыннан мәчеткә барам»
Гаиләгез турында сөйләгез әле.
Без – Түбән Новгород татарлары, әни – Рушания, әти – Наил. Олы абыем Тимур Шәрәфетдинов еш кына Казанга бараи, балалары даими рәвештә татар лагерьларына йөри. Ул – Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Безнең төбәктә татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә, татарларны берләштерә. Мин аңа актив булышам, яшьләр өчен төрле чаралар уздырам, балалар белән очрашам. Мин татар булуым белән горурланам. Татар телен дә начар беләм димәс идем. Дөрес, соңгы вакытта, телне аңлыйм, тик иркен сөйләшә алмыйм әле.
Тимур, димәк, сезнең тормышта мөһим роль уйный...
– Әйе. Тимур башта Түбән Новгородтагы мәчет каршында эшләүдән, булышудан башлады, аннары алга таба үсте. Кечкенәдән үк ул миңа: «Татарлар безгә якынрак», «Татарларга ярдәм итәргә кирәк», – ди иде. Аның аркасында хәзер төрле чараларга еш йөрим. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы съездына, федераль Сабантуйларга бардым. Үз мәдәниятемә якынрак булырга тырышам.
Түбән Новгородта үзебезнекеләр белән аралашу җитмәү сәбәпле, башка шәһәрләргә барырга, җирле татарлар белән аралашырга тырышам. Үзем өчен яңалык ачасым килә.
Ә Сез мәчеткә йөрисезме?
Әйе, йөрергә тырышам, һәр җомга саен булмаса да. Мин намаз укымыйм, шул хәтле дини түгел, тик йөрергә тырышам. Аерым көннәрдә, мәсәлән, Ураза яки Корбан гаетендә, без абый белән бергә йөрибез. Ә ул үзе һәр җомга саен йөри. мин шул айга бер тапкыр барамдыр. Көрәшләр алдыннан киләм, көч җыям. Иң төп, башкала Җәмигъ мәчете бик ошый. Казанда «Колшәриф» мәчетен дә билгеләп үтәсем килә, һәм, әлбәттә, Түбән Новгородның тарихи Җәмигъ мәчете ошый.
Ә Ураза тоттыгызмы?
Уразаны тулысынча беркайчан да тотканым юк. Әмма узган ел беренче ике көнне һәм соңгы өч көнне тоттым. Эш спорт диетасында да түгел, чөнки профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаучы, әмма тулысынча ураза тоткан спортчылар да бар. Мин әлегә шулкадәр үк кереп китмәдем, чөнки дингә күбрәк игътибарны күптән түгел генә бирә башладым. Өлкәнрәк булган саен, дингә күбрәк тартылуымны сизәм.
«ВКонтакте» социаль челтәрендәге бер рәсемдә сез түбәтәй киеп рингка чыгасыз. Болай чыгу еш буламы, һәм моның белән бәйле проблемалар булмыймы?
– Мин болай бер генә тапкыр чыктым, киләсе көрәшкә дә шулай чыгачакмын. Татар түбәтәен һәм татар киемен кияргә миңа абыем киңәш итте. Мин милли идеябезне алга чыгарырга телим.
Хәзер бик күп татарлар шулкадәр руслашкан, алар хәтта татар булудан ояла. Безнең бердәмлек юк! Ә мин, киресенчә, үз милләтем белән горурланам, моны киң массаларга чыгарам, татарлар миңа теләктәш булсын иде. Үзем һәрвакыт Ринат Фәхретдинов өчен җанатам, без аның белән аралашабыз. Ул – UFC рингында көрәшкән беренче татар.
Әйтик, «Рубин»да татарлар бик аз уйный, бәлки, хәтта «Спартак»ка караганда азрактыр да. Шуңа карамастан, «Рубин» татар командасы санала, һәм татарлар үз командалары өчен җанатачак. Бу – дөрес, һәм шулай булырга тиеш.
«Тәвәккәлләргә, көрәшергә һәм иң яхшы икәнеңне расларга кирәк»
Тренировкалар башланганнан соң бер ел узгач, сез беренче ярышларда катнаштыгыз. Ә 15 яшьтә егетләр арасында Россия беренчелегендә 3 нче урынны яулагансыз. Көрәшкә чыккан беренче вакытларны хәтерлисезме?
Әлбәттә, мин дулкынландым! Һәр спортчыны дулкынлану хисләре били, тик бу – тәҗрибә туплаган саен кими бара. Яшь барган саен, үз хисләреңне контрольдә тота башлыйсың. Балачакта беренче көрәш алдыннан бик нык дулкынланганымны хәтерлим. Тик мин рингка чыктым һәм нокаут белән оттым.
Беренче ун көрәш – иң катлаулысы. Син үзең кебек үк көндәшең белән көрәшәсең. Алга таба җиңелрәк, чөнки көрәштә шомарасың. Көрәшергә чыкканда, үзенчәлекле берни дә булмаячагын аңлыйсың.
Фото: fks.unn.ru
Вагаб Вагабов белән матчым гына искитәрлек булды. Ул көрәш – ярышның төп көрәше, аңа бик күп игътибар, бик күп камера булды, ярыш алдыннан интервью биргән иде. Болар алдан әзерлеккә комачаулады, әмма мин барыбер үземне җыйдым. Көрәштә мин уңышлы чыгыш ясадым, жюри мине «җиңүче» дип игълан итмәсә дә, мин үземне җиңдем дип саныйм. Анда катнашучыларның барысы да минем белән килеште.
Бу көч сынашу – бик танылган көндәш белән беренче җитди көрәш тәҗрибәсе булды. Моннан тыш, мин көрәшкә 8 көн кала ризалык бирдем. Көрәшкә әзер булган калганнар баш тартты. Ә мин риза булдым.
Нигә тәвәккәлләдегез?
– Мин моңа җиңел генә ризалаштым. Тәвәккәлләргә, көрәшергә һәм үзеңнең иң яхшы икәнлегеңне исбатларга кирәк. Әгәр шундый ышанычың бар икән, кем белән, кайчан һәм нинди шартларда көрәшүнең нинди аермасы бар? «Текә» көндәшләрем белән яхшы көрәшләр күбрәк булган саен, миңа, шул исәптән татар аудиториясеннән дә, теләктәшлек күбрәк булачак. Бөтен дөньядагы татарлар минем көрәшләремне карар һәм минем өчен борчылып торыр иде. Мин шушыңа омтылам!
Көрәшкә килгәндә, Вагабовның танылган спортчы булуы монда мөһим роль уйнагандыр, дип уйлыйм. Андердог (җиңеләчәге билгеле кеше) булып чыкканнарга аны нокаут белән яки истә калырлык итеп җиңәргә кирәк. Чынлыкта моны эшләү бик авыр. Тик икенче юлы шулай булачак.
Ул – бик тәҗрибәле көндәш, һәм минем өчен бу – бик зур тәҗрибә. Ул чакта мин яшь идем, миңа нибары 20 яшь, ә аңа 35 булды. Ул – Fight Nights чемпионы. Әмма мин дулкынлануны җиңә алдым. Рингка мин җиңәргә чыктым.
Өч раундны мин төгәл оттым дип саныйм. Дүртенче раундта ул мине «ташлады» – баллын алырга тиешләр иде. Тик бу раундта хәтта ничья булды – җиңү беркемнеке дә булмады. 3 – 1 исәбе булганда минем кулны күтәрергә тиешләр иде. Мин анда булганда, нәкъ менә минем җиңүем турында әйттеләр, күп кенә боксчылар миңа теләктәшлек белдерде. Мәсәлән, Марк Петровский, ул – узган елгы дөнья чемпионы. Хәтта лигага нигез салган кеше дә көрәштән соң минем янга килде һәм нәкъ менә мине җиңүче дип санавын әйтте.
Сезнең һәвәскәрләр карьерасында 120 көрәштә 110 җиңүегез бар…
– Бу – якынча статистика гына. Мин 100дән соң санаудан туктадым. Ул вакытка минем нибары 7 җиңелүем бар иде. Хәзер минем якынча 120 көрәш һәм чемпионатларда 3 җиңелү өстәлде. Әмма чемпионатлар – илнең Олимпия җыелма командалары формалаша торган катлаулы турнирлар. Һәм аларда, минем кебек, хәтта өченче булу да бик шәп, чөнки безнең спортта селекциябез бик зур. Әйтик, бокс буенча Россия чемпионаты призеры – кикбоксинг буенча дөнья чемпионы була алмый, чөнки бокста көндәшлек зур, бу – Олимпия спорт төре. Ә аларда көндәшлек Олимпия уеннары булмаган уеннарга караганда уннарча тапкыр күбрәк.
«Җиңелгәнгә елый торган яшьтән уздым»
Бу селекция турында тулырак сөйләгез әле?
Бокс буенча Россия призерларын кикбоксинг яки Таиланд боксы буенча дөнья чемпионы белән чагыштырырга мөмкин. Минем халыкара дәрәҗәдә бокс төрләре буенча чыгыш ясаучы танышларым бик күп, әмма алар белән рингка чыккач, мин аларны «сизмим». Анда дәрәҗәсе башка. Спорт мастерлыгына кандидатлар түгел, әмма югарырак та түгел.
Башка спорт төрләрен дә кимсетмим, әмма Олимпия спорт төрләрендә селекция югарырак. Бокс буенча Россия чемпионы булу – күп кенә боксчыларның хыялларының иң югары дәрәҗәсе.
Олимпия спорт төрләре һәм профессиональ спорт төрләре – ул төрлесе төрле әйберләр. Һәвәскәрләр төрләрендә барысының да җиңүләре һәм җиңелүләре бар, беркем дә статистика артыннан кумый. Кешеләр шөгыльләнә, тәҗрибә туплый һәм аннары профессионалларга китә. Анда инде тулы статистика алып барыла һәм «сиңа туры килгән» көндәшләрне сайлау башлана. Профессиональ спорт – ул бизнес, ә һәвәскәрләр спорты – югары казанышлар спорты. Ә Олимпия уеннары – ул инде спортчыларны сайлап алу.
Фото: allboxing.ru
Мин Россия җыелма командасында торам. Күптән түгел Сочида җыеннарда булдым, тиздән тагын җыеннар булачак. Россия команда Кубогына әзерләнәчәкмен, аннары Сочидагы Спартакиадага әзерлек узасы бар. Бу – югары казанышлар спорты.
Сезнең җиңелүләр саны бик аз…
– Бу җиңүләремнең күбесенә юниорлар рингында ирешелгән. Хәзер миңа көндәш булып җитди, олы ир-атлар чыга, һәм миңа җиңүләрне яулау кыенрак. Юниорлар арасында мин икенче урында – юниорлар арасында Россия чемпионаты финалисты булсам, ир-атлар арасында мин Россиянең иң көчле боксчылары сигезлегенә керәм. Мин яшь булсам да, күптән түгел генә юниорлар арасыннан чыктым, ә анда 25 – 35 яшьлекләр, аларның тәҗрибәсе күп, ә минем карьерам алда әле.
Ә җиңелүне ничек кичерәсез? Бик нык борчыласызмы?
Борчылмыйм. Бу – спорт, һәм мин бары алга барырга кирәген аңлыйм. Мин оттырганнан соң елый торган яшьтән үстем. Ул чакта бу бик кыен иде.
Әмма хәзер кайсы вакытта эшләп бетермәгәнлегемне, алга таба ничек үсәргә кирәклеген аңлыйм. Мораль яктан мин теләсә нинди сынауларга әзер. Яхшырак булырга омтылам, һәм мин бар нәрсә дә яхшы булырына ышанам.
Социаль челтәрләрдә сез язылучыларыгыздан алар сезне ялангач йодрыклар көрәшендә күрергә телиме, дип сорадыгыз. Сез, чыннан да, үзегезне бу куркыныч спорт төрендә сынап карарга әзерме?
Яхшы тәкъдим булса, нигә юк? Хәзер «Хардкор»ның чемпионы – Тимур Слащинин. Мин аның белән очраштым, бокста җиңдем.
Мин барысына да әзер. Хәзер 4-унцлы пирчәткәләр киеп чыгачакмын. Бу бик каты булачак, чөнки пирчәткәләр кечкенә һәм җиңел. Әмма бу – кызыклы һәм мавыктыргыч!
Илгизәр Вахитов
Алена Низамова тәрҗемәсе
Анонста фото: Дамил Шәрәфетдиновның «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән