news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Боксчы татар кызы Европа чемпионатында җиңү яулаган

Хәзерге вакытта Азалия гыйнвар аенда узачак «Россия яшьлеге» турнирына әзерләнә.

news_top
Боксчы татар кызы Европа чемпионатында җиңү яулаган
https://newsbash.ru/

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче татар кызы Азалия Әминева бокс буенча үсмерләр арасында Европа чемпионатында җиңү яулаган. Бокс буенча Черногориядә узган Европа беренчелегендә җиңүе — спорт җәмәгатьчелеге һәм бөтен шәһәр өчен зур горурлык, дип хәбәр итә Октябрьский шәһәренең «Туган як» иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы (102нче саны).

17 яшьлек Әминева Россия җыелма командасы составында Башкортстанның бердәнбер вәкиле булган. Җиңүе нәтиҗәсендә бокс буенча дөнья беренчелегенә юллама алган һәм халыкара класслы спорт мастеры норматиын үтәгән.

Хәзерге вакытта Азалия гыйнвар аенда узачак «Россия яшьлеге» турнирына әзерләнә, аннары апрельдә үтәчәк ил беренчелегенә барачак. Боксчы кызның иң зур хыялы Халыкара уеннарда катнашу икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар