Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормыш барын да үз урынына куя...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Зөһрә белән Рәүф укыганда танышты. Беренче танышканнан ук аерылмас булдылар. Рәүф – Зөһрәдән 4 яшькә олырак, озын буйлы чибәр егет. Югары уку йортына кергәнче армиядә хезмәт итеп өлгергән. Укып бетергәннән соң, икесе бергә Рәүфнең туган авылына кайттылар. Егетнең әти-әнисе төзек, нык йортта яшәп ята, яшьләрнең кайтуына бик шатланды алар. Берничә ай узгач, яшьләр өйләнеште. Зөһрә кайната-кайнанасы белән уртак телне тиз тапты, аларга «әти», «әни» дип эндәште, каралты-курада бөтен эштә булышты. Өлкәннәр дә кызны бик якын, үз итте, алар улларының Зөһрәгә өйләнүенә сөенеп туя алмады. Зөһрә – бик гаилә җанлы, өй җанлы кыз. Ул кичләрен дус кызлар белән җыелып, кафеда утырасы урынга, җылы юрганга төренеп, китап укып ятуны кулайрак күрде. Хәер, Зөһрә бу авылда ничектер ят, чит кеше булды, дуслар да таба алмады. Алар Рәүф белән аның дуслары янына кунакка йөрде анысы, әмма Зөһрә алар арасында үзен «ала карга» итеп тоя иде.

Бераз вакыттан соң Зөһрә балага узды. Рәүфнең әти-әнисе оныклары булачагына бик сөенде. Әмма шуннан бирле Рәүф белән Зөһрәнең арасында барысы да үзгәрде. Рәүф эштән соң тоткарлана, ялларда да каядыр китә башлады. Бу – авылда гадәт хәл инде, әле берсе ярдәм сорый, әле икенчесе. Ләкин ул дус-танышларына ярдәм итәргә йөрмәде, ә авылдагы бер кыз белән чуалып китте. Әмма авыл – авыл инде ул, анда һәр ярыктан күзәтеп торалар. Озакламый, күршеләре Рәүфнең әти-әнисенә улларының кыланмышын җиткерде. Зөһрә өйдә булмаганда, әти-әнисе уллары белән ныклап сөйләште.

Әти-әнисенең сүзләре күңеленә үттеме, Рәүфнең кичләрен өйдән чыгып китүе сирәгәйде, хәтта хатыны белән дә аралары җайланып киткәндәй булды. 9 айдан соң Зөһрә тупырдап торган малай тапты. Балага Рафис дип исем куштылар. Рәүф шатлыгыннан бөтен авылга бәйрәм оештырды. Һәм нәкъ шул мизгелдә авылдагы тагын бер кыз белән чуала башлады.

Рәүф кызларны магнит кебек үзенә тарта. Өрлектәй гәүдәле, озын буйлы, күзләре ут чәчеп торган егет күпләрне кызыктыра иде шул. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә, җор телле. Кулына гитара алуы була, кызларның гашыйк булмый чарасы калмый иде. Юк, кызлары начар түгел, алар бары тик үзләренә язмаган кешегә – өйләнгән ир-атка гашыйк була.

Рәүф аларның берсен дә берни дип тә ышандырмады. Хатыны белән аерылышып, бергә булырга да вәгъдә бирмәде.

«Бүген, монда миңа синең белән бик рәхәт. Әйдә, шушы мизгел белән генә ләззәтләник. Иртәгә нәрсә буласын белмим, тормыш барын да үз урынына куяр», – дип кенә әйтә иде сөяркәләренә.

Зөһрәне улы белән бала тудыру йортыннан чыгардылар. Рәүф хатынына бар эштә ярдәм итте. Рәүфнең әти-әнисе дә балаларына карап сөенеп, куанып туя алмады. Бар да яхшы гына барды. Әмма көннәрдән бер көнне алар йортына корсагы түгәрәкләнеп килгән бер яшь хатын килеп керде. Рәүфтән бала көтүен әйтте. Корсагының шактый түгәрәкләнүенә караганда, инде аборт ясатырга да соң иде. Зөһрә бала тудыру йортында ятканда, Рәүф бу кыз белән гыйшык уйнап йөргән булып чыкты.

Зөһрәнең башка түзәрлеге калмаган иде, шундук улының һәм үзенең әйберләрен җыя башлады. Кайнатасы белән кайнанасы «Рәүф кайтканны көт» дип Зөһрәгә ялварды. Аларның да әле «бу, бәлки, дөрес хәл түгелдер, бала Рәүфнеке түгелдер» дигән өметләре бар иде. Зөһрәнең әрнеп елавын күргән, кайнанасы үзе дә күз яшьләрен тыя алмады, ул киленен чын күңеленнән жәлләде.

Рәүф кайтты. Нәрсә дисен, берни дип тә аклана алмады ир, баш иеп тик утырды. Зөһрә улын алып әти-әнисе янына кайтып китәргә җыенуы турында әйткәч, Рәүфне ток суккандай булды. Бер мизгелдән ул бит барысын да югалтырга мөмкин! Теге яшь кызлар кочагында уздырган татлы мизгелләрнең чын хисләр булмавын, аларның минутлык ләззәт кенә икәнен бик яхшы аңлады ул. Аның Зөһрәсе, нәни улы Рафис – менә алар аның тормыш мәгънәсе, аның яшәеше. Рәүф Зөһрә каршына тезләнде, аякларын үбә-үбә кичерү сорады. Бу мәгънәсез хәлнең тик бер генә тапкыр булуын әйтте, башка кабатламаска вәгъдә бирде. Ябык ишекләр артында ниләр булганын кайната белән кайнана белмәде, әмма күпмедер вакыттан соң аннан Рәүф һәм Зөһрә кояштай балкып килеп чыкты.

Рәүфнең әти-әнисе җиңел сулап куйды.

«Аллага шөкер, дуслаштыгыз. Әйдәгез, кичке аш ашарга, балакайларым!» – диде әнисе.

Рәүф тә йомшак песигә әйләнде, хатынын кулында гына күтәреп йөртте. Хәтта Төркиягә барырга юллама да алды. Икесе дә беренче мәртәбә самолетка утырып диңгезгә китте. Бәләкәй Рафис бабасы һәм әбисе янында калды.

Ә Рәүф белән очрашып йөргән «кыз» алар ялда вакытта малай тапты. Рәүф ай саен хезмәт хакыннан балага акча җибәреп бара. Ирнең әнисе дә баланы караша, нишләмәк кирәк, ул да аның оныгы бит. Моны Зөһрә белмәсен, сизмәсен өчен, бик сак кына эшли. Бу хакта белсә киленемә бик авыр булыр, дип курка ул, ләкин сабыйның олыларның гөнаһында бер гаебе дә юк шул.

Рафиска 2,5 яшь тулгач, аны балалар бакчасына бирделәр, Зөһрә эшкә чыкты. Аңа шәһәргә барып эшләргә туры килде, чөнки авылда эш юк. Шәһәр белән авыл арасы 25 чакрым гына, эшли алган һәм эшләргә теләгән һәр кеше шәһәргә йөрде.

Ләкин алар гаиләсенә көтмәгәндә кайгы ишек какты. Рәүфнең әтисе 56 яшендә кисәк кенә үлеп китте. Йоклаган җиреннән уянмады, тромб өзелгән, диделәр. Зөһрә кайнанасына да, иренә дә булдыра алганча терәк-таяныч булды, өйдәге бөтен эшне үз өстенә алды.

Күрәсең, Рәүф мәхәббәтсез, яңа хис-кичерешләрсез яши ала торган кеше түгел иде. Ә Зөһрә – аның хатыны, ә чираттагы мәхәббәт уенындагы хисләрне хатыннан алып булмый. «Бөкрене кабер генә төзәтә» диюләре хактыр. Зөһрә иренең башка хатын-кыз белән очрашуын сизде. Ул аның мут ялтыраган күзләрен күрү белән аңлады.

Нишләптер, Зөһрә иренең болай йөрүләренә күз йома башлады, мөгаен, гаиләне җимерәсе килмәгәндер, бераз уйнар да, кире бар да үз урынына кайтыр, дип уйлагандыр. Кайнанасын да кызганды Зөһрә. Ничә ел бергә яшәп, кайнанасын бик яратты ул. Аны үз кызы кебек кабул иткәнгә, гел терәк-таяныч булганга, улы Рафисны карарга булышканга бик рәхмәтле булды кайнанасына. Зөһрә хәзер кайнанасын ялгызын гына калдырып китә алмый, шуңа күрә түзде дә.

Тора-бара, Рәүф Зөһрәнең беркая да китмәячәген аңлады. Берничә көн рәттән өйгә кайтмый калган көннәре дә булды. Сөяркәләренең шалтыратуы да гадәти хәлгә әйләнде. Тик бер мизгелдә Зөһрәнең дә сабырлыгы төкәнде. Ул кайнанасы белән сөйләште, ана да килененең ниләр кичергәнен күрә һәм бик яхшы аңлый. Зөһрә Рафисны алды да шәһәргә китте, берничә көн элек фатир табып куйган иде. Зөһрә акчаны яхшы эшләде, матди яктан иренә бәйле булмады.

Рәүф өйгә кайтканда, әнисе елап шешенеп беткән иде.

«Юкка борчылма, әни. Бераз холык күрсәтер дә кайтыр», – диде Рәүф, исе китмичә.

Әмма Зөһрә кайтмады, хәтта Рәүф шалтыратканда телефонын да алмады. Зөһрә «Рәүф янына башка кайтмыйм, вәгъдәләренә, мәхәббәт аңлатуларына ышанмыйм» дип, ныклы карарга килгән иде инде.

Берсендә Рәүф Зөһрәне эшеннән чыкканын көтеп торды, әмма Зөһрә аны тыңлап та тормады.

Авыр идеме Зөһрәгә? Бик авыр иде... Әмма алга таба мондый ялганда, пычракта яшәргә теләге дә, сабырлыгы да калмады хатынның. Рәүфнең барысын да төзәтер өчен шанслары күп булды, тик ул аларны кулдан ычкындырды.

Рәүф эчә башлады. Анда кайгы – хатыны китте. Аның янында йөрәген яуларга теләгән яңадан-яңа кызлар пәйда булып кына торды. Рәүф хәтта чираттагы бер сөяркәсен өенә дә алып кайтырга, әнисе белән таныштырырга теләде. Әмма әнисе аны бусагадан да атлатмады, «өйдә мин хуҗа һәм монда кем яшәячәген мин хәл итәм» дип кенә әйтте. Рәүфнең «өч көнлек курчаклары» өчен бу өйдә урын юк иде.

Ә нәни Рафис әбисен дә, әтисен дә бик сагынды. Зөһрә, улын алып, кайнанасы янына кунакка кайтты. Зөһрә үзе дә кайнанасын бик юксынган иде. Аңа зур өйне, ихатаны, бакчаны тәртиптә тоту да авыр булуын, ярдәм кирәк икәнен дә аңлый. Шуңа күрә кайтуга ук җиң сызганып эшкә кереште. Рафис әбисе белән кибеткә китте, ә Зөһрә өйне ялтыратып чистартып чыкты.

Өйне җыештырып бетергәч, Зөһрә бакчага чыкты. Кояшта кызына-кызына, бакчада казынырга бик ярата иде Зөһрә. Башына кепка, өстенә су коену киеме генә киде дә түтәлләрдәге чүпне утарга кереште.

Ә кибеттә әнисен һәм улы Рафисны күргән Рәүф хатынының кайтканын аңлады һәм йөгереп диярлек өйгә кайтып җитте.

Зөһрә – 30ның теге ягында булса да, элеккечә зифа гәүдәле, чибәр хатын. Рәүф аны купальниктан гына бакчада эшләп йөргәнен күргәч, авызын ачып калды. Кемне һәм нәрсәне югалтканын аңлады ул, ләкин йөрәгендә өмет сүнмәгән иде әле. Зөһрә аны кичерер һәм алар кабат бергә булырлар дип өметләнде.

«Зөһрә йолдыз, сәлам! Безнең якка нинди җилләр ташлады, озаккамы? Әллә бөтенләйгәме?..» – диде Рәүф.

«Сәлам, Рәүф. Юк, бөтенләйгә түгел, хәзер эшләремне бетерәм дә, Азат килеп ала», – диде Зөһрә.

«Кем ул Азат?» – диде Рәүф.

...Шәһәрдә Зөһрә яңа мөнәсәбәтләр корырга тырышып карады. Шулай да ул әле җитди мөнәсәбәтләргә әзер дә түгел, йөрәк ярасы бик тирән уелган. Хәтта, хәзер дә, Рәүфне күргәч, йөрәге тетрәп куйды. Рәүфнең кочагына ташланасы, кочаклыйсы, үбәсе, аның тәненең исен тоясы килде. Әмма Зөһрә үзен кулда тотты, хискә бирелергә ярамаганын белә ул. Бу кешенең аның тормышы өчен түгеллеген дә бик яхшы аңлый.

Зөһрә шәһәрдә үз тормышын корырга тырышты, ә Рәүф авылда бер сәкедән икенчесенә сикереп тормыш кормакчы булды. Зөһрә айга бер тапкыр элекке кайнанасына янына кайта, өй эшләрендә булыша. Кайнанасы да еш кына шәһәргә кунакка килә, килене, оныгы белән бергәләп паркларда йөриләр, кинога баралар. Рафис та әтисен һәм әбисен сагына. Әнисенең ни өчен алар яныннан киткәнен аңламый сабый. Аларның барысына да аерым-аерым яшәве авыр, әмма бергә дә яши алмыйлар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100