Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бохара нәрсәсе белән танылган: борынгы шәһәрнең үзенчәлекләре

Бохара - татар тарихында үзенчәлекле эз калдырган борынгы шәһәр. Озак җыенган кешегә "Бохарага җыенган кебек" диләр, табып була торган әйбер турында "орлыгы Бохарада түгел", диләр. Интертат татар халкында шактый зур роль уйнаган шәһәргә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Бохара нәрсәсе белән танылган: борынгы шәһәрнең үзенчәлекләре
Тарихи Бохара

Бохарга 2500 яшь дип санала. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Бохара "Виһара" - Будда монастыре дигәннән алынган. 

Бохарада татар халкының имамнары белем алган. Шиһабетдин Мәрҗаниләрдән алып 2000 елларда имам булып торган Госман Исхакыйларга кадәр - Бохарада белем алган шәхесләр. Хәзерге вакытта Үзбәкстан актив рәвештә туризмны үстерә, шул сәбәпле, Бохарага килү мөмкинлеге арта. 

Бохарага Казаннан туры рейслар юк. Мәскәү аша очарга, яки Сәмәрканд, Ташкентка очып, тимер юл яки шулай ук самолет белән барырга була. Әмма билет бәяләре шактый кыйммәт - Бохарага Мәскәүдән рейс 15 меңнән башлана, Сәмәркандка - 11 меңнән.

Бохараның төп үзенчәлекләре

1. Бохарада чәйне ярты чокыр гына салып бирәләр. Моның ике мәгънәсе бар: 1) чәй шулай тизрәк суына; 2) кунак тиз генә эчеп туймый, тагын сыйларга мөмкин.


2. Бохара базары - үзенчәлекле бер театр. Базарда сатулашу кабул ителгән - сатучы һәрвакыт бәяне арттырып әйтә. Сатулашкан сатып алучы саран дип кабул ителми, бу - сәүдәнең бер өлеше. Бәяне төшерә алган кешегә хөрмәт арта. 

Кызык өчен махсус рәвештә бик озак сатулашып, 35 мең сом (безнең акча белән 437 сум) дип бәяләнгән чәйне 5 мең сомга (безнеңчә 62 сумга) төшергәч, гаҗәп күренеш күзәттек: сатучылар безне әйләндереп алып, шушы тамашаны карап тора башлады, хуплау сүзләрен әйтте. Бер ишләре сатучыга, башкалары сатып алучыга "җан атып" торды. Ахыр чиктә, сатучы яхшы сатулашкан өчен безгә бүләк тә бирде. 



3. Бохарада кунакка, танышларга хөрмәт үзенчәлекле итеп белдерелә. Уң кулны күкрәккә куялар һәм аз гына башны ияләр. Бу исәнләшү дә, рәхмәт тә, хөрмәт тә.

4. Бохара хәлвәсе без күреп ияләшкән хәлвәгә бер дә охшамаган. Тәме буенча ул ширбәтне хәтерләтә, аңа төрле өстәмәләр - какао, чикләвек һ.б. кушалар.


5. Бохараның "дәүләт теле" - таҗик теле. Шәһәрдәге һәр кеше өч тел - үзбәк, рус, таҗик телләрен белә. Үзбәк теле - дәүләт теле, бөтен рәсми мәгълүмат, газеталар, телетапшырулар үзбәкчә. Мәктәптә үзбәкчә укыйлар, рус теле беренче сыйныфтан укытыла башлый. 

Ә таҗик теле - Бохара халкының тарихи рәвештә аралашу теле. Бу телдә газеталар да, элмә такталар да юк, аны кешеләр гаиләдә, урамда өйрәнә. Бохарага башка шәһәрдән күченеп килгән кешеләр бу телне өйрәнмичә Бохарада яшәү мөмкин түгеллеген әйтә. Чөнки, мәсәлән, балалар мәктәптә үзбәкчә укый, коридорга чыккач, таҗикча сөйләшүгә күчәләр. Дистә еллар буена үзбәк теле дәүләт теле статусында булуга карамастан, таҗик теленең статусы төшми.

6. Бохараның үзәгендәге хәзерге биналар - кунакханәләр, башка биналар да борынгы шәрык стилендә төзелгән. "Али баба һәм кырык карак" фильмы шушында төшерелгән.


7. Үзбәк акчасы - сомның рубльгә карата курсы - 1:127. 10 000 үзбәк сомы 80 сум тирәсе тора. Шул сәбәпле, туксанынчы елларда, Россиядәге кебек, монда да миллионер булуы чагыштырмача бик җиңел. Иң зур купюра - 100 мең сом.


8. Бохарада азык-төлек бик, ә кием-салым - чагыштырмача арзан. Әмма шунысы бар - әгәр сезнең турист икәнне белсәләр, сезгә бәяне кыйммәтрәк куюлары мөмкин. Шул сәбәпле, кафега, базарга җирле кешеләр, аеруча сатулашу осталыгына ия кешеләр белән керсәгез, бәяләр тагын да арзанаюы бар. Кайбер кафеларда ике меню - килгән кунакларга кыйммәтле саннар булганын, җирле кешеләргә арзанлысын китерәләр.

9. Бохарада борынгы корылмалар искиткеч күп. Мәсәлән, шәһәр үзәгеннән ерак түгел урында борынгы базарны тапканнар. Хәзер казу эшләре бара.


10. Бохарада халыкның үзенә генә хас яшәү үзенчәлекләре бик күп. Мәсәлән, памперслар урынына сомак дип аталган әйбер кулланыла. Биләүдәге балага (малай яки кыз булуына карап, ике вариантта була) шуны куеп калдыралар, ә бишекнең уртасында - тишек. Бала астын юешләсә, ул торба буенча аска агып китә.  


11. Бохарада уртача хезмәт хакы түбән - 180 доллар тирәсе, ә биредә яшәүчеләр безнеңчә 10-11 мең сум хезмәт хакына да эшләргә риза. Шул сәбәпле, халык Россиягә эшкә агыла. Мәскәүдә 60 мең хезмәт хакы алган егет шушы хезмәт хакына үз гаиләсен, әти-әнисен тәрбияли алуы, йорт салуы, машина сатып алуы хакында сөйләде. Үзбәкстанның яңа президенты Шәүкәт Мирзёев бу тенденцияне үзгәртергә уйлый: шәһәрдә бик көчле төзелеш башланган, дистәләгән кунакханә салына. 

12. Бохара кызларының традицион эше - келәм туку. Бер метрга метр ярымлы келәмне бер кыз тугыз ай тирәсе тукый икән. Бер квадрат сантиметрда 320 төен була. Бу келәмдә барлыгы 4,5 миллион тирәсе төен дигән сүз. Тугыздан бишкә кадәр эшләгәндә шуны тырыш кызлар сигез айда эшләп чыга. Келәмнең бәясе - 6 мең доллар.

Келәм тукый торган кызлар чынлыкта бик зур капитал туплый  -аларны бик яратып кияүгә алалар. Келәм тукый торган кыз ул сабыр (утырып торырга кирәк чыдап), төгәл (җепләрне бутарга ярамый), аз сүзле, яхшы хатын булып исәпләнә.


Кызлар гына түгел, ирләр арасында да һөнәрчелек таралган. 



13. Бохарада мавзолейлар бик күп. Аларның һәрберсе чагыштырмача бертөсле: шалаш формасындагы бина, эчендә таш кабер, келәмнәр куелган утыргычлар. Һәр кеше кереп дога кыла ала. 

Мәшһүр кешеләр үзләре эшләгән урыннарда җирләнә. Мәсәлән, мәшһүр сәүдәгәр һәм сәүдә кварталын төзегән төзүче шушы урында җирләнә һәм сәүдәгәрләр кабере янында дога кылып китә.


Иң билгеле мавзолей - Накшбанди тәрикатенә нигез салган суфи укытучысы Мөхәммәт Баһаветдин Накшбанди әл Бохариныкы (XIV гасыр). Бохарага бик күп кешеләр Накшбанд каберенә зыярат кылырга килә. 


14. Бохарада таксилар сары төстә. Бәя бик арзан - 80 сумга (100 мең үзбәк сумы) шәһәрнең бер читеннән икенчесенә барырга була.


15. Маршрут автобусларын урамның теләсә кайсы урынында туктатырга була. Бәясе бик арзан - 8 сум тирәсе генә.

16. Бохарада бик күп кеше милли киемнәрдән йөри. Шәһәрнең "культуралы" яшьләре "кышлактан килгәннәр" дип моңа өстен карый, әмма моңа беркем дә каршы чыкмый.


17. Бохарада халыкның әхлакый ягына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, полиция төнлә урамда парлашып йөргән яшьләрне туктатып, аларның ирме-хатынмы икәнлеген белешергә мөмкин.  Яңа президент килгәч, бу кагыйдәләр берникадәр йомшарган, әмма хәзер дә  урамда үбешеп торган яшьләргә полиция кисәтү ясалырга мөмкин. 

Полиция генә түгел, өлкәннәр дә чәчләрен җыймаган, итәкләре кыска булган очракларда кызларга яки үзләрен иркен тоткан егетләргә кисәтү ясый.

Шәһәр мәхәлләләргә бүленгән. Алар белән аксакаллар идарә итә. Алар үз кварталларындагы гаиләләрнең хәлен белешеп, авыр хәлдәгеләренә булышып тора. Тәртиплерәк булган саен, мәхәлләләрнең рейтингы югарырак. Шул сәбәпле, шушы мәхәлләләрдәге картлар рөхсәтеннән башка кешеләргә аерылышырга рөхсәт ителми. Үзбәкстанда аерылышучылар саны аз булуны шуның белән дә аңлаталар.

18. Бохараның "фирменный" ризыгы - пылау. Бохара пылавын яраткан кешеләр хәзер Россиянең зур шәһәрләрендә дә аны сатып алырга мөмкин. 

Пылауны авылларда әле дә кул белән ашыйлар. Билгеле, рестораннарда, кафеларда бар да заманча.


Бохара базарында милли ризыкларны - мәсәлән, сумсаны кешенең күз алдында йөз елларча элекке рәвештә әзерләнгәнчә пешереп бирәләр.



19. Бохарада ишекләр тәбәнәк итеп ясалган - чыккан-кергән кешеләр башын иеп керергә тиеш. Бу кешеләрнең буе кыска булу белән генә бәйле түгел, фәлсәфә белән дә бәйле: кеше югарыга карап түгел, ә Аллаһтан үзенең түбән икәнен белеп, башын иеп керергә тиеш.



20. Үзбәкстан һава юллары пассажирларны иң күп сыйлый торган авивкомпанияләрнең берсе.


Үзбәкстанда аэропорт, самолетларны фотога төшерү тыела. Тәртип сакчылары алдында фотога төшергән очракта алар кисәтү ясарга һәм фотоны юкка чыгаруны сорарга мөмкин.  


Бохараның үзенчәлекле биналары

1. Арк. Бохараның кирмәне. IX-X гасырларда төзелгән. 1220 елда Чыңгыз Хан вакытында җимерелә, әмма яңадан төзелә. Аркта Бохара әмире үзенең шәхси гвардиясе һәм якыннары белән яшәгән.

1920 елда Фрунзе гаскәрләре Бохараны алганда шәһәр капкалары һәм Арк тулысынча дип әйтерлек җимерелеп бетә. Бохараның соңгы әмире Сәед Әмир Хан гаскәрләре аэропланнар һәм артиллерия белән коралланган Кызыл Армиягә җиңелә. Әмир Әфганстанга кача. Хәзер Бохарада шундый легенда яши - имеш, әмирнең алтын запасы Швейцариядә саклана, әмирнең варисы дип үзен исбатлый алган кешегә шул мирасны бирәчәкләр.


2. Калян манарасы - Бохара символы. Караханидлар нәселеннән булган Арслан хан вакытында (1514 ел) кирпечтән төзелгән. Биеклеге - 46,5. Аның өстендә ут янып торган һәм ул кәрваннарга юл күрсәткән. Бохара Бөек Ефәк юлында урнашкан шәһәр булганга, бу манара юл күрсәтүче символын уйнаган. 

Мәчетнең зурлыгы - 1 га, анда 12 мең кеше сыя. 


3. Мир Араб мәдрәсәсе. 

Бохараның "Мир Араб" мәдрәсәсе XVI гасырда төзелгән. Ул Советлар Союзы вакытында да эшләгән бердәнбер мәдрәсә. Мәдрәсә бинасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. БДБ илләрендәге күпчелек дин әһелләре - мәсәлән, Төрекмәнстан, Үзбәкстан мөфтиләре шунда укыган. Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәдә 1845-1849 елларда укыган. Мәдрәсәдә төрле елларда мөфтиләрдән Госман Исхаков, Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин укыган. Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге "Мир Араб" мәдрәсәсендә укыган күренекле шәхесләргә багышланган стендлар куелган. Биредәге 35 шәхеснең сигезе - татар милләтеннән.

Мәдрәсәдә укыган һәм дәрәҗәгә ирешкән иң өлкән шәхес - Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889). Ул мәдрәсәдә 1845-1849 елларда укыган.

Мәдрәсәдә шулай ук төрле елларда Татарстан мөфтие Госман Исхаков, мөфти Тәлгат Таҗетдин, "Нурулла" мәчете имамы Габдулла Галиулла, мөфти Равил Гайнетдин, Санкт-Петербург Диния назәрәте рәисе булган Җәгъфәр Пончаев, дин галиме Гомәр Идрисов, Ростов мөфтие Җәгъфәр Бикмаев укыган. Алар исеме истәлек тактасында.

Истәлек тактасында Чечня президенты, мөфти Әхмәт Кадыйров, Төрекмәнстан мөфтие исемнәре кертелгән.



4. Иң борынгы мәчет. Магоки-Аттари - Бохараның иң борынгы мәчете. Иң борынгы булу сәбәпле, ул хәзер җир тигезлегеннән ул 4,5 метр тирәнлектә. 


5. Боло Хауз - халыкта "40 багана мәчете". 1712 елда төзелгән. Арктан ерак булмаган урында урнашкан мәчет. Бохараның соңгы әмире бу мәчеткә намазга йөргән һәм гади халык белән бергә намаз укыган. Шул рәвешчә, әмир үзенең халык белән бергә булуын белдергән. 

Мәчетнең егерме баганасы бар, колонналарның һәрберсенең үз бизәге. Мәчет каршында күл бар, күлдәге чагылыш белән санаганда, 40 колонна. Шул сәбәпле, бу мәчетне "40 багана мәчете" дип тә йөртәләр.



6.  Чишмә Әюб мавзолее. 1379—1380 елларда Аксак Тимер вакытында төзелгән. Хәзер биредә Су музее төзелгән. Легенда буенча, Әюб пәйгамбәр Бохара аркылы узган. Биредә корылык вакыты була, кешеләр су сорый. Әюб таягы белән суга һәм шул урында чишмә барлыкка килә. Хәзер биредә Су музее урнашкан.



7. Саманидлар мәчете. IX гасырда төзелгән. Урта Азиянең архитектура казанышларының берсе санала, зороастризм архитектура һәйкәле. Мавзолейда өч кабер бар, аның берсе Саманидлар династиясенә нигез салган Исмәгыйльнең улы Әхмәтнеке. Саманидлар дәүләт 1005 елга кадәр яши. XX гасырга кадәр мавзолей җир астында булган. 


8. Ляби-Хауз. Тәрҗемәдә "Күл янында" - Бохараның үзәк мәйданы, XVI — XVII гасырларда төзелгән. Күкелдаш мәдрәсәсе, Диван-Беги мәчете һәм хәнәкәсе арасында урнашкан сулык. Урта гасырларда биредә сәүдә мәйданы булган. Мәйданда Хуҗа Насретдингә һәйкәл бар.




9. Сәүдә гөмбәзе. Токи Заргарон - ябык базар, Шәйбанидлар нәселендәге Габдулла хан Икенче хакимлек иткәндә, 1586-1587 елларда төзелгән. Әле дә базар функциясен үти. 



10. Бохараның архитектура һәйкәле булып XX гасырда салынган Шухов каланчасы да санала. Су башнясының шушындый конструкциясе үзенең гадилеге һәм ныклыгы белән бөтен дөньяда танылган. Шухов салган корылмаларның күпчелеге инде сүтелгән, әмма Бохарада ул яхшы хәлдә сакланган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100