news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Богырысланда көпә-көндез укытучы хатынны үтергәннәр

news_top

Богырыслан шәһәрендәге Нагорная урамында көпә-көндез физкультура укытучысын үтергәннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Укытучы хатын-кызга һөҗүм итү мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән.

Әлеге хәл юл чатында кешеләр еш йөри торган кибетләр янында була. Педагог үзенең Nissan Qashqai автомобиленә утырырга җыенганда, кинәт куаклар арасыннан ир-ат йөгереп чыгып, аңа арттан һөҗүм итә. Ул хатын-кызны машина салонында буа башлый. Укытучы хатын-кыз кычкыра, ләкин күпмедер вакыттан соң тына...

Җинаятьче качарга һәм эзләрен яшерергә маташа. Ул автомобильгә утыра һәм хуҗа хатын-кызның мәете белән бергә җинаять урыныннан китә. Соңыннан ул баганага бәрелә һәм укытучының мәетен машина йөртүче утыргычына утырта. Шулай итеп, укытучы үзе рульдә булган һәм һәлакәткә очраган кебек күрсәтергә маташа.

Социаль челтәрләрдә шул җирлектә яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, бу ир-ат әлеге хатын-кызга элек тә һөҗүм иткән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар