news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз машина алырга теләп, 3 млн сумын югалткан

news_top

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз мошенниклар кармагына эләгеп, өч миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Хатын белән ир машиналарын алмаштырырга тели. Алар социаль челтәрдә машиналар сайлау һәм аларны чит илдән алып кайту буенча хезмәтләр тәкъдим иткән төркемгә тап була. Ир белән хатын уңай кайтавазлар һәм автомобильләрнең видеоларын күрә һәм хәйләне сизми. Җинаятьчеләр хатын-кызга мессенджер аша килешү һәм акча түләү өчен реквизитлар җибәрә. Хатын-кыз төрле банк счетларына берничә мәртәбә акча җибәрә. Җибәрелгән акчаларның гомуми суммасы 3 млн 141 мең сум була. Җинаятьчеләр акчаны алгач, элемтәгә чыгудан туктый һәм социаль челтәрдәге төркемне бетереп ташлый.

Әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар