news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә самогон эчеп агуланган кыз бала комага киткән

news_top
Бөгелмәдә самогон эчеп агуланган кыз бала комага киткән
"Татар-информ" архивы

Бөгелмәдә үсмер кызлар самогон эчеп агуланган. Берсе комага киткән, икенчесе дә авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Төнлә аларны Казанга алып килгәннәр, хәзер балалар 7 нче хастаханәдә. Табиблар сүзләренчә, комадагы кызга үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты тоташтырганнар.

«Икесенә дә антидотлы терапия бирелә, референт дәвалау ысуллары, гемодиализ кулланыла. Фараз бирү кыен, агуланган кешеләр өчен беренче 72 сәг аеруча катлаулы була», – дигән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Әлегә кызлар мондый эчемлекне кайдан алуын әйтми. Самогонда метанол зур микъдарда булган. Тикшерүчеләр бу эчемлекне җитештерүчене ачыклаячак, аны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 октябрь 2022
    Исемсез
    Эчмэсеннэр
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар