news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә машина капотына утырып йөргән шәрә егетне видеога төшергәннәр

news_top

Бөгелмәдә шәрә ир-ат машина капотына утырып йөргән. Бу күренешне шаһитлар видеога төшергән. Видео «Светлая Бугульма» телеграм каналында чыкты.

Видеода күренгәнчә, бу хәл көндез булган. Герцен урамында, дип язалар. Шәрә ир-ат кара машинаның алгы өлешенә утырган да, кулларын болгаган була, ә машина юлдан бара.

«Машина йөртүчесе дә «ку-ку» бугай», «Коточкыч», «Яз җиткән» кебек комментарийлар язып калдырганнар социаль челтәрләрдә видео астында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар