Бөгелмәдә Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда хәле начарланган кыз вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Яшьләр эшләре министрлыгында хәбәр иткәннәр.
Балалар лагерьгә 29 октябрьдә урнашкан, барлыгы 195 бала килгән. 1 ноябрьдә 20:26 сәгатьтә 4 отрядтагы бер кыз медпунктка башы авыртуга зарланып мөрәҗәгать итә. Аның температурасы 39,4 градуска күтәрелә. 21:05 сәгатьтә аны әти-әнисе алып кайтып китә, 2 ноябрьдә алар ашыгыч ярдәм чакырта һәм кызны Бөгелмә балалар хастаханәсенә, ә аннан Лениногорск хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып китәләр. Хастаханәгә ДРКБдан реаниматолог килә.
Бөтен тырышлыкларга да карамастан, 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә табиблар баланың үлемен раслый. Якынча диагноз – менингококк инфекциянең тиз формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококкцемия.
«Лагерь сменасында катнашучыларның барысын да Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм Бөгелмә хастаханәсе табиблары күзәтүгә алган. Вафат булган кыз белән бер отрядта булган балаларның барысына да вакцина ясалырга тиеш», – дип сөйләгәннәр министрлыкта.