Бөгелмәдә Бауман урамы 2 йорттагы фатирдан ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр. 49 яшьлек ир-атка һәм 44 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булган.
«Татар-информ»га Татарстан Торак инспекциясендә хәбәр итүләренчә, ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. Тикшерү йомгаклары буенча ахыргы нәтиҗә чыгарылачак.
Фатирны тикшергәндә инспекторлар җитди хилафлыклар ачыклаган: тәрәзәләр скотч белән беркетелгән булган, тәрәзәләр ябык булгач, төтен юлында кире тарту көче барлыкка килгән. Моннан тыш, газ колонкасы да шкаф эченә урнаштырылган була.
Бу фатирда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү гыйнварда булган. Инспекция газ хезмәте белгеченең ни өчен бу хилафлыкларны тапмавын ачыкларга ниятли.
Әлеге хәл буенча тикшерү башланган.