news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә бер хатынны вәхшиләрчә үтергән кешене эзлиләр - видео

news_top
Бөгелмәдә бер хатынны вәхшиләрчә үтергән кешене эзлиләр - видео
видеодан скриншот

Бөгелмәдә 51 яшьлек хатын-кызны вәхшиләрчә үтергән кешене ике көн эзлиләр. Канга баткан җинаятьчене автомобильче ир-ат фотога төшереп алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Йөгереп бара торган ир-атны машинада утыручы кеше күргәнн. Киемендә кан булгач, автомобильче шикләнгән һәм сурәт ясаган. Әлеге фото Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча идарәсенең Telegram-каналында чыккан.

Полиция хезмәткәрләре эзләү эшләрен башкара, алар бу ир-атның шәхесен һәм кайда булуын ачыклый.

Әлеге кеше турында белешмәсе булучыларга шалтырату өчен номерлар: 02 (102); 8(85594) 6-96-02.

Җинаятьтә шикләнелүче табуда ярдәм өчен акчалата бүләк каралган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар