Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә армиягә барудан качып йөргән егеткә суд булган

news_top_970_100

Бөгелмә шәһәр суды бер сәбәпсез һәм законлы нигезләре булмаган килеш хәрби хезмәткә барудан качып йөргән ир-егеткә карата җинаять эшен тикшергән. Бу хакта «Бөгелмә» газетасы яза.

Призывник медицина тикшеренүе узмаган, чакыру комиссиясенә килмәгән, хәрби комиссариат повесткаларын кире каккан. Болай эшләвен ярышларда булуы яки барасы килмәве белән аңлаткан.

Ул судта гаебен тулысынча таныган.

Суд бу егетнең яшь булуын, гаебен тануын һәм сәламәтлеген исәпкә алып, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салган. Штрафны түләүгә 1 ел рассрочка билгеләнгән.

Хөкем карары үз көченә кермәгән, һәм әлеге эштә катнашучылар аны шикаять итә ала, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100