news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә 20 һәм 21 яшьлек ике егет бергә үлгән

news_top
Бөгелмәдә 20 һәм 21 яшьлек  ике егет бергә үлгән
Фото: © Татарстан прокуратурасы

Бөгелмәдә гараж боксында 2 егет мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән яза.

Якынча белешмә буенча, егетләр Никитин урамындагы гараж боксын арендага алып, машина төзәтәләр. Егетләр шалтыратуга җавап бирми башлагач, мәетләрне гараж хуҗабикәсе таба.

Алар биредә яшәүче 20 һәм 21 яшьлек егетләр була.

Ир-атлар гаражда эшләп торган машинадан чыккан төтен белән агуланган булулары ихтимал. Гараж капкасы эчке яктан бикләнгән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар