news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмә районы башлыгын судка бирделәр, ул сатып алган фатирлар саны шаккатыра

news_top
Бөгелмә районы башлыгын судка бирделәр, ул сатып алган фатирлар саны шаккатыра

Бөгелмә районы башлыгы 60,3 миллион сумга фатирлар сатып алган. Хәзер прокуратура аларны дәүләт кеременә әйләндерүне таләп итә, дип яза «Мэш иптәш» каналы.

Прокурор Линар Закировны судка бирде. Бер уңайдан аның туганнан туган энесе Альберт Газизов һәм әнисе Фатыйма Закирова да судта җавап тотачак – башлык күчемсез милекне аларга яздырган, дип саный тикшерүчеләр.

Закировның 6 кыйммәтле күчемсез милек объектын санаганнар. Рәсми эшләгән хезмәт хакы аңа мондый байлык тупларга җитми. Шуңа да карамастан, аның әнисенең Казанда 18,3 миллионлык 2 фатиры бар, аларның берсенең мәйданы 125 квадраттан артык. Тагын бер ханым Мәскәүнең «Сердце столицы» премиум-класслы торак комплексында торакка ия. Боларның барысына да арест салдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар