Бүген Бөгелмә муниципаль районы советының дүртенче сессиясендә депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен раслады. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.
Конкурс комиссиясе карауга 2 кандидатура тәкъдим итте – Руслан Масалимов һәм Илфар Кәримов. Алар Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатлар бертавыштан Руслан Масалимовны хуплады.
Яңа сайланган башкарма комитет җитәкчесе ышаныч өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм муниципалитет иминлеге өчен нәтиҗәле эшләүдә барлык көчне, тәҗрибәне һәм белемне кулланачагын ассызыклады.
Моннан тыш, сессия көн тәртибендә депутатлар, республика законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең яңартылган составын раслады. Комиссияне Дамир Фәттахов җитәкләде.