26 яшьлек Бөгелмә кызы Алтай республикасында ял иткәндә Боро-Тал авылы янында һәлак булган, дип хәбәр итә Алтай буенча Эчке эшләр министрлыгы.
«Жизнь Татарстана» каналы язуынча, ул 32 яшьлек Санкт-Петербург кешесе белән ширбәт аенда сәяхәткә чыгып киткән була. Таулар карап йөргәндә, ире «Ниссан» автомобилен авыш урында калдырып, салоннан чыга. Ул машинаны тормозга куйган, дип әйтелә. Әмма зур автомобиль төшеп китә башлый. Кыз, куркуыннан, салоннан сикерә һәм сул як тәгәрмәч астына керә.
Җәрәхәтләр алган кыз Акташ район хастаханәсенә алып барганда һәлак була.
Җинаять эше ачылган.