Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Богауласаң да булмый (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Сәкинә белән Айрат, Сабантуй көнен туры китереп, авылга кунакка кайттылар. Кияүнең беренче тапкыр авыл бәйрәмендә катнашуы иде. Гөрләп торган Сабантуй бәйрәме күңеленә хуш килде Айратның. Кызыксынып көрәшчеләрне күзәтте ул, һауһаулап ярыш мәйданына чабып кергән чаптарларны каршылады. Хәтта күзләрен бәйләп, көршәк (чүлмәк) тә ватып карады. Ә инде нарат күләгәсендә табын корып утыру бөтенләй җанын эретте аның.

Икенче көнне күрше авылның Сабан туен да барып күрделәр әле. Авыл тормышы бар яклап ошады Айратка. Мунчага барса, себеркенең чыбыклары гына калганчы чабынды, баҗасына ияреп Мишә елгасы буенда балык каптырып утырды, симез сарык итеннән шашлык пешереп мәш килде.

Ирен вакытын белеп кенә алып кайтканына сөенеп бетә алмады Сәкинә. Кәефе күтәренке булганда Айрат хатыны өчен өзелеп тора иде. Тик бер күренеш кенә йөрәген тырнап куйды хатынның. Айраты, ни гаҗәп, күрше малае Алмазны үз итте. Гел шул бала янына тартты, аның белән ниләр турындадыр сөйләште, уенчыклар ясап бирде, аның уеннарына катнашты. Артыннан ияртеп кенә йөрде. Балыкка барса, малайны җитәкләп алды, капка төбенә чыкса, тегене тезләренә утыртты, кесәсенә тәм-томнар тутырды.

Шунысын да әйтергә кирәктер, Сәкинә, баш җитмәс хәйләләргә барып, авырлык белән генә кулга төшерде Айратын. Казанның бер кибетендә товаровед булып эшләде хатын. Кибет зур түгел иде, кирәкле товарны аларга фуралар белән ташымадылар. Сәкинә гел үзе юллады кирәкле әйберләрне кибеткә. Кибет хуҗасы аңа йөк машинасы беркетте, кәгазь эшләрендә тулы ирек бирде. Әнә шул билгеләнгән машинаның шоферы Айрат иде инде.

Төскә-башка көяз бу ир бер күрүдән ошады Сәкинәгә. Моңа кадәр ул бер тапкыр гаилә корырга булашып караган иде. Күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, яшәп тә алган иде. Эше дә табылды әле яшь кәләшкә. Фермада бозаулар карарга тиешле булды. Кайнатасы, кайнанасы чак алтмышны узган кешеләр иде. Татарстан җире өчен алтмыш яшь яшьмени? Сиксәндәгеләрнең үзләрен картлар исемлегенә кертәсе килми әле. Эшкә ныклар иде әле алар. Шуңа да лапасларында дистәгә якын эре терлекләре бар иде. Сәкинә йөри бирде ферма юлында, төрле уйлар килде башына. Фермага барып бозаулар кара, өйгә кайтсаң лапас тулы бозаулар. Карау килен белән улдан, акчалар кайнә белән кайната кесәсенә. Күпме еллар ялчы булып яшәргә язган икән аңа?

Бердәнбер көнне әйберләрен төенчеккә төйнәде дә ул, «ауффиедерзеен» дип хушлашып, бу оҗмахтан чыгып качты. Ярый баласы юк иде. Кайчандыр яшьлек юләрлеге белән авыл кырында эшләп яткан нефтяникларның берсе белән буталып, авыр төшертеп йөргән иде ул. Соңыннан врачлар башка таба алмассың дип карар чыгардылар аңа.

Шул чыгып китүеннән шәһәргә барып урнашты Сәкинә. Башта сатучылыкка укып чыкты, шуннан эшли-эшли әкренләп шомарды. Алдына алганын куймый иде ул. Җаен тапты, фатирлы булды, тормышын юнәтте. Бары бер юрган астында сыенып йокларга ир генә җитми иде аңа. Әмма теләк кирәк, дәрт кирәк дигәндәй...

Күп вакытлары бергә үтә иде Айрат белән Сәкинәнең. Шәһәр буйлап көнозын төрле оешмаларга, складларга чаптылар. Айрат берүк вакытта тауарларны төяүче дә булды. Сәкинә шартына китереп килешүләр төзеде, алыш-биреш итте.

Айрат яшькә дә олырак иде Сәкинәдән, гаиләле дә иде. Әмма ир кеше олы була димени? Гаиләсе дә киртә түгел аның, әгәр йөрәгенә ачкыч ярата алсаң.

Бар осталыгын эшкә җигеп, Айратның күңелен күрергә тырышты Сәкинә. Гел аңа сокланган булды, сәбәпле-сәбәпсез мактады. Кем безнең арадан мактаганны яратмас? Ир-ат бигрәк тиз ышанып китә андый сүзләргә. Сәкинә янда булганда һәр көн бәйрәмгә тиң була, дигән уйларны сеңдерергә тырышты тегенең башына. Ирне арбап (каратып) табыннар корды фатирында, муенына асылынды. Фәрештәгә тиң затны да аздырырга була бу алымнар белән. Айрат та баштарак артык якынаймаска тырышып караса да, соңыннан биреште хатынның сихерләренә. Үз хатынын алдалап-хәйләләп, һәр буш вакытын Сәкинә янында үткәрә башлады.

Яңа ел бәйрәмендә бөтенләйгә күчеп килде яшь хатынына. Үз хатыны белән артык бәйрәм иткәннән соң сүзгә килгәннәр дә, ир холык күрсәтеп, ишекне шап ябып чыгып киткән. Синнән башка да яши алам, янәсе, ә син миннән башка яшәп кар! Монда өзелеп көтеп торган иркә, яшь, чибәр хатын булгач ни.

Айратның хатыны горур булып чыкты. Берничек тә үзенең барлыгын сиздермәде, шалтыратмады. Үсеп килгән балаларын да әтиләрен юллап йөртмәде. Хәер, бөтенләй икенче тарафта иде Сәкинәнең фатиры.

Бик матур яшәп киттеләр Сәкинә белән Айрат. Иргә ярый белде Сәкинә. Гел пешерде-төшерде, тәмледән тәмлене ашатты. Кием-салымын гел карап юып-үтүкләп кенә торды, яңадан яңаларны алдырды. Ирнең ничек киенгәненә карап хатынының кемлеген билгелиләр, гадәттә. Юкка-барга бәйләнеп җанын җәфаламады иренең. Хоккей карыймы, әйдә күңеле булсын. Иптәшләре белән сыра чөмерәме – ир-ат халкы шунсыз торалмый. Хәтта үзе көчләп чыгарып җибәрә иде әле Айратын иреккә. Гел каравыллап торганны кем яратсын?

Әйтергә кирәк, Айрат үзе дә канәгать иде яңа тормышыннан. Яшь хатын бик тансык булды төсле, иркәләп кенә тора, аны күкләргә күтәрә, кадерен белә. Ашаганы бал да май, ул гаилә хуҗасы, әйткән сүзе-теләге минутында үтәлә. Элекке тормышында аңа игътибар итүче булдымы ни? Хатыны үзе караңгыда кайтып егыла эшеннән, балалар аяк астында чыбалалар. Бер тынгылык юк, ятып хәл җыярга да ирек бирмиләр...

Ләкин соңгы араларда ямансулый башлады ир. Ирендә булган үзгәрешләрне көнендә-сәгатендә сизеп алды акыллы Сәкинә. Ничек тә аның күңелсез уйларын таратырга тырышты. Менә авылга кайткач та ныклап аңлады ул иренең нигә сагышлаганнарын. Айрат балаларын юксына икән дә...

Ял көннәре күңелле генә үтеп китте. Кабат үз шәһәрләренә кайтып эшкә чумдылар ирле-хатынлы. Барысы да элеккечә дәвам итте кебек. Әмма Сәкинә күңел тынычлыгын югалткан иде. Ничек ире Айрат белән араларны ныгытырга? Әнә шундый уй бораулый иде миен хатынның. Әмма эчендә көйрәгән утны тыштан белдермәде ул. Һаман Айраты каршында көлде-уйнады, гел ярарга тырышты.

Үзенең телгәләнә иде йөрәге. Түлсез хатынның ир-атка кирәге бармыни? Һәр ир-ат нәсел калдыру турында хыяллана, үз баласын кулларына алып сөясе килә. Син алтыннан коелсаң да, түлсез булсаң, бердәнбер көнне калдырып китәчәк ул сине. Кайсыбер ирләр «яратам» дигән булып яшиләр диләр андый корыган тамырлар белән дә. Сирәкләр андыйлары, бик сирәкләр...

Йөри торгач, Сәкинәнең башына бик акыллы бер уй килеп калды. Балалар йортыннан асрауга берәр малай алырга кирәк! Үзләренеке кебек итеп карап үстерерләр, аякка бастырырлар. Яши яши Айрат ияләнер балага, үзенеке итеп кабул итәр.

Төрле сәбәпләр белән эштән рөхсәт алып, бу гамәлен тормышка ашыру артыннан йөри башлады хатын. Юлларын табып, детдомнарны чутлап чыкты. Берсендә күңеленә якын булган баланы да тапты кебек. Нинди документлар кирәк буласын да белеште. Хәзер инде Айратны алдалап китереп, теге малай белән күзләштерәсе калды. Бала җанлы күренә, кабул итми булмас, кабул итәр. Озакка сузмый гына алып та кайтырлар. Тормышлары түгәрәкләнеп китәр аларның да...

Әмма Сәкинәнең хыялы тормышка ашмый калды. Ничектер бер ял көнендә Айрат белән алар үзәктәге универмагка барганнар иде. Нидер көткән кебек түгел иде алда. Тыныч кына затлы әйберләр тулы киштәләр буйлап атлаганда кинәт тирә- якны яңгыраткан бала тавышы ишетелде:

- Әти!

Сискәнеп тирә-ягына каранды Сәкинә. Ул да булмый шул минутта бер дүрт-биш яшьләрдәге сипкел баскан йөзле малай очып килеп Айратның муенына ыргылды. Ир баланы саклык белән күтәреп алып күкрәгенә кысты. Ул арада кечерәк малай алпан-тилпән атлап килеп әтисенең чалбарына кушкуллап ябышты, зәңгәр күзләрен өскә күтәрде. Анысын икенче кулына иелеп алды авызы колагына ерылган Айрат. Малайлар узышмактан ниләрдер сөйләргә тырыштылар:

- Без сине сагындык , әти...

- Нигә син озак кайтмый тордың, әти?..

Сәкинә алдарак бер кыска җиңле күлмәк кигән хатынның башын иеп басып торганын күреп алды.

- Әти, – диде бәләкәче бармагын шул якка төртеп, – әнә әни көтә. Әйдә, киттек! – дип әмер бирде. Малайларны идәнгә төшереп икесен ике яктан җитәкләп алды Айрат, Сәкинәгә күз сирпеп алды:

- Булмый икән, Сәкинә, бу малайларсыз. Үзең аңла инде, – дип тегеләрне иреккә салды. Малайлар тарткалап аны әниләренә таба алып киттеләр.

Шулай итеп кинәт кенә тәмамланып куйды Сәкинәнең гаилә тормышы. Айрат икенче урынга эшкә күчте. Бары бер тапкыр гына очраштылар алар, Айрат әйберләрен алырга кереп чыкты. Ә балалар йортына башкача барып йөрмәде Сәкинә. Ир булмагач, бала нәмәрсәгә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100