Нефролог Марина Амитова әйтүенчә, БАДларны һәм витаминнарны контрольсез кабул итү, шулай ук аксымга бай диеталар бөер авыруларына китерергә мөмкин. Бу турыда «Радио 1» хәбәр итә.
Табиб аңлатканча, бөерләр өчен иң куркыныч гадәтләрнең берсе — бәвел чыгару теләген тыеп тору. Бу очракта сидек куыгындагы сыеклык кире бөерләргә таба керергә мөмкин, ә бу хроник пиелонефрит барлыкка килү куркынычын арттыра.
«Моннан тыш, витамин комплексларын һәм БАДларны үз белдегең белән кабул итү дә бөер сәламәтлегенә зыян китерә. Мәсәлән, С витаминын артык күп куллану бөердә ташлар барлыкка китерергә мөмкин. Гомумән, БАДларны контрольсез куллану бөерләргә өстәмә йөкләнеш бирә һәм аларның зарарлануына китерергә мөмкин», — дип аңлаткан Амитова «Москва 24» каналына.
Эксперт шулай ук аксымга бай диеталар тотучыларга да бөер сәламәтлегенә игътибарлырак булырга киңәш иткән. Мондый ризык канда бәвел кислотасы дәрәҗәсен арттырырга мөмкин, ә бу бөердә ташлар барлыкка килү куркынычын арттыра.
Моннан тыш, табиб тозлы ризыклар ашауны чикләргә кирәклеген дә искәрткән. Тоз кан тамырлары эшчәнлеген боза һәм гипертония үсешенә китерә. Бу авырудан бөерләр, йөрәк һәм күзләргә зыян килә, диелә хәбәрдә.