Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөекбританиядәге «The Economist»: Киләсе айларда хәрби операциягә кагылышлы вакыйга була

news_top_970_100
Бөекбританиядәге «The Economist»: Киләсе айларда хәрби операциягә кагылышлы вакыйга була
Фото: © «Топор» телеграм-каналыннан

Бөекбританиядә 1843 елның сентябреннән бирле чыга торган атналык яңалыклар журналы «The Economist» махсус хәрби операция турында язма бастырып чыгарган. Анда алдагы 5-8 айда хәлиткеч вакыйга булачагы турында әйтелә. Шулай ук басма Украинаның хәрбиләр һәм боеприпаслар җитмәүдән интегүен, Россиянең яңа һөҗүме Украина оборонасын җимерә алуын, Россия хәрбиләренең илнең эчке өлешенә үтеп керергә мөмкин булуын яза. Бөекбританиядә Россия гаскәрләренең җәй көне көнчыгыш юнәлештә җитди алга баруын көтәләр.

Инглиз телендә яза торган «The Economist»та басылып чыккан фикерләр:

- Бу ел башында, Украинадагы конфликт узган елның җәендә Украинаның контрһөҗүме уңышсыз булганнан соң туктап калган, дигән фикер таралган иде. Хәзер ул оптимистик тоела. Россиянең яңа көчле һөҗүме алдагы берничә айда Украина оборонасын җимерә һәм илнең эчке өлешенә үтеп керә ала, дигән борчый торган момент бар.

- Донецк өлкәсендәге коксохимия җитештерү шәһәре Авдеевка, аның өчен каты сугышлар алып барылганнан соң, февральдә бирелгәннән бирле, Россия гаскәрләре Украинаның көнчыгышында берничә юнәлеш буенча көчле басым ясый. Россия Авдеевканы алу өчен кан һәм техника белән кыйммәт түләде, аның гаскәрләре шәһәрдән мөмкин кадәр көнбатышкарак алга бара. Украинага анда оборона линияләрен формалаштырырга комачауларга тырышалар. Әлегә алар иң күп дигәндә 7-10 километр гына алдылар. Ләкин җәй көне җитди алга бару көтелә.

- «Алдагы 5-6 ай хәлиткеч булырга мөмкин», – ди «Rochan Konsulting» аналитигы һәм «Монитор конфликта на Украине» сайты авторы Конрад Музыка. «Карнеги халыкара тынычлык өчен» фондыннан Майкл Кофман сүзләренчә, Украина өчен «тере көч, ныгытмалар һәм сугыш кирәк-яраклары» өстенлекле булып тора.

- Украина, Россиянең Кара диңгез флотын кысрыклап чыгарып һәм Одессадан ашлык экспортлауны яңартып, могҗиза эшләде. Һәм ул Россиядә инфраструктура объектларына, бигрәк тә нефть эшкәртү заводларына каршы һава кампаниясе алып бара, үзе җитештергән пилотсыз аппаратларны куллана. Ул Россиягә шулкадәр көчле һөҗүмнәр ясый, хәтта Америка дөньякүләм нефть бәясе турында борчыла башлады.

- Украинага снарядлар аеруча җитми, шуңа күрә Авдеевкадан чигенергә мәҗбүр булды. Пилотсыз аппаратларны актив куллану нәтиҗәсендә, украиннар снарядлар дефицитын өлешчә компенсацияли алганнар. Әмма пилотсыз аппаратлар артиллерия эшли алганча дәрәҗәдә һөҗүм ясый алмый.

- Узган елдан бирле Дональд Трампны яклаучы конгресс республикачыларының Байден хакимиятенә 61 миллиард доллар хәрби ярдәм чараларын блоклавы сугыш кырында турыдан-туры нәтиҗәләргә китерә. Европа Берлегенең планы уңышсыз булган кебек, ул да бу айга җиткерергә вәгъдә иткән миллионнан артык снарядның яртысыннан күбрәген бирә алмаган.

- Бөтен фронт буенча Россия Украинаның һәр снарядына ким дигәндә 5 снаряд җибәрә. Байден хакимиятенең ярдәм турындагы закон проекты сайлау алды сәясәтендә «тоткын» булып калса да, Европа соңга калып кына чакыруны кабул итә. Россиянең хәзер елына 3 миллионга якын артиллерия снаряды чыгаруын һәм Төньяк Корея һәм Ираннан өстәмә запаслар алуын исәпкә алсак, Европа 2024 ел ахырына 1,4 миллион снаряд кына җитештерә алачак, ә киләсе ел ахырында бу күрсәткеч 2 миллионга кадәр артачак, дип исәпли.

- Украинаның язмышын җиңеләйтүнең иң яхшы перспективасы – конфликт башланганнан бирле Чехия Хөкүмәте тыныч кына алып бара торган инициатива. Чехлар бөтен дөньяны боеприпаслар эзләп урады һәм хәзерге вакытта 800 000 снаряд сатып алды. Берничә ил, шул исәптән Германия, Нидерланд, Дания һәм Канада моны түләргә ярдәм итәр өчен акча бүлеп биргәннәр. Әгәр 3 млрд евро (3,3 млрд доллар) җыя алсак, чехлар әйтүенчә, алар 1,5 млн снаряд ала алачак. Украина буенча эксперт, Германия Оборона министрлыгының элеккеге хезмәткәре Нико Ланге, кайбер снарядлар, аз санда булса да, килә башлаган, ди. Аның сүзләренчә, алар фронттагы гаскәрләргә алдагы 2 айга «ял итеп алырга» мөмкинлек бирәчәк.

- Башка төр боеприпаслар да дефицитта. Украинада ПВО системасын ачыклый торган җайланмалар бик аз. 21 марттан 22 мартка каршы төндә, конфликт башланганнан бирле Украинаның энергетика системасына иң зур һөҗүм булган вакытта, Россия җибәргән 151 ракета һәм пилотсыз аппаратның 92се генә тоткарланган. Шул вакыттан бирле Көнбатыш Львов шәһәрендә һәм Киевта бик мөһим инфраструктурага яңа һөҗүмнәр ясала.

- Украинага шулай ук Кырымдагы һәм фронт сызыгы артындагы логистик үзәкләрне юк итүнең яңа ысуллары кирәк. Ул Бөекбритания һәм Франция биргән «Storm Shadow» һәм «Scalp» канатлы ракеталарының шактый зур өлешен сарыф иткән булса кирәк. Алар 24 мартта, оккупацияләнгән Севастополь порты янында тагын 2 зур Россия десант корабы бәреп төшерелгәч, үз кыйммәтләрен кабат күрсәттеләр.

- Германии канцлеры Олаф Шольц тагын да куәтлерәк «Taurus» ракеталарын җиткерү мәсьәләсенә аяк тери. Украинага да танклар һәм башка сугыш машиналары җитми, әмма Америка, конгресстан өстәмә акча таләп итмичә, аңа йөзләгән «Bradley» сугыш машиналарын җибәрә алыр, дигән өмет бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100