Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөек Ватан сугышының беренче бомбаларыннан Питрәч кешесе Петр Гаврилов исән калган

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көнне иң беренче бомбалар Брест ныгытмасына төшә. Бу крепостьта Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән дигән керәшен авылында туып үскән, хәрби белеме һәм тәҗрибәсе булган Петр Гаврилов та була.

news_top_970_100
Бөек Ватан сугышының беренче бомбаларыннан Питрәч кешесе Петр Гаврилов исән калган
Петр Гаврилов ролендә Александр Коршунов
"Бресткая крепость" фильмыннан скрин

1941 елның 22 июнендә Гитлерның «Барбаросса» операциясенең беренче һөҗүме Белоруссиянең Брест шәһәренә ясала. Берничә сәгать эчендә алынырга тиешле Польша чигендәге Брест ныгытмасында хәрбиләр 32 көн буе каршы тора. Бу вакыйгалар 2010 елда чыккан «Бресткая крепость» фильмында үзәк өзгеч мизгелләр белән күрсәтелә. Фильмда төп рольләрнең берсе – Петр Гаврилов образы. Гаврилов ролен актер Александр Коршунов башкара.

Бөек Ватан сугышы башланган көнне 41 яшьлек майор Петр Гаврилов җитәкчелегендәге 44нче полк крепостьның Көнчыгыш фортында оборона тота. Шартлатылган крепостьта ул хатыны Екатеринаны һәм тәрбиягә алган уллары Николайны югалта.

Петр Гаврилов

Фото: © Рифат Каюмов фотосы 

29 июньдә немецлар Көнчыгыш фортны саклаучыларга ультиматум куя: Гавриловны үзләренә бирергә һәм коралны ташларга! Әгәр дә ризалашмасалар, каршылык күрсәтә торган гарнизоны белән бергә, фортны җир белән тигезләячәкләрен әйтәләр. Әмма сугышчыларның берсе дә дошманга бирелми.

Майор Гаврилов боерыгы буенча, форттагы хатын-кызлар һәм балалар дошман кулына әсирлеккә җибәрелә. Совет сугышчыларының хәрби кирәк-яраклары беткәнлектән, крепосьта кара-каршы сугыш башлана.

12 июльдә Петр Гаврилов берүзе кала, ләкин каршылык күрсәтүне туктатмый. 23 июль көнне казаматта снаряд шартлап, майор Гаврилов авыр яралана һәм аңсыз хәлендә дошман кулына эләгә.

Брест крепосте бүгенге көндә

Фото: © Рифат Каюмов

Сугыш елларында Хаммельбург һәм Регенсбург концлагерьларында була, фашист тоткынлыгының барлык газапларын кичерә. 1945 елның маенда Маутхаузен лагеренда аны совет гаскәрләре азат итә.

Әсирлек тамгасы аны бик озак еллар эзәрлекли. 1957 елда Пётр Михайлович Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Соңрак ул хатыны Екатеринаны Минск шәһәрендәге инвалидлар йортыннан таба. Командир хатыны буларак кулга алынып, немец концлагерьларында җәфа чиккән хатынның хәле бик авыр була.

Пётр Михайлович һәм аның икенче хатыны Мария Петрның беренче хатынын үзләренә алып, соңгы көннәренә кадәр 4 ай тәрбияли. Уллары Николай Мәскәүдә хәрби академия тәмамлый. Аның рәссам булуы турында да мәгълүматлар бар. Хәзерге вакытта Әлбәдәндә Гавриловның туганнары калмаган. Керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы сайты язуынча, уллыка алынган Николайның исән булуы билгеле, оныгы да бар. Әмма аларның Герой Петр Гаврилов туган җире белән элемтәләре юк.

Петр Гаврилов. «Туганайлар» сайтыннан.

Брест каһарманы Пётр Гаврилов 1979 елның 26 гыйнварында Краснодар шәһәрендә вафат була. Исән чагында үзен Брест ныгытмасында күмүләрен васыять итеп калдыра. Ләкин аны Брест шәһәрендә, Гарнизон зиратында җирлиләр, туганлык каберлегенә Брест өчен көрәш вакытында һәлак булганнар гына күмелгән була.

Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Геройга бюст куелган. Туган авылы Әлбәдәндә Гаврилов музее эшли. 2019 елдан «Әлбәдән» хәрби уеннары» фестивале уздырыла. Брест, Казан, Краснодар, Иркутск шәһәрләрендә, Питрәчтә аның исемен йөрткән урамнар бар. Үзәк Тянь-Шаньдагы бер пикка Пётр Гаврилов исеме бирелгән.

Пётр Гаврилов образы 1956 елда төшерелгән «Бессмертный гарнизон», 1985 елда төшерелгән «Битва за Москву», 2010 елда экраннарга чыккан «Брестская крепость» фильмнарында гәүдәләндерелде.

«Интертат» хәбәрчесе апрель аенда Белоруссиягә барып, Брест ныгытмасын күреп, аның тарихын өйрәнеп кайткан иде. «Брест крепостендәге солдатлар бер тамчы суга, бер бөртек ризыкка тилмереп, тагын 3 атна буе фашистларга каршы ут ачып ята. Берничә бөртек калган сугышчыны күктән ташланган 1,8 тонналы авиабомба һәм казармаларны огнеметлардан көйдерү тәмам бетерә», – дип язды сугыш барган урыннарны үз күзләре белән күреп кайткан «Интертат» журналисты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100