news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөек Ватан сугышында татар саперлары: Фатих Кәрим күперләре, Фәхретдин Заһидуллин кичүе

news_top
Бөек Ватан сугышында татар саперлары: Фатих Кәрим күперләре, Фәхретдин Заһидуллин кичүе

Сапер-минерлар һәм инженерлар армиядә һәрвакыт булган. Гаскәр төре буларак алар 1701 елның 21 гыйнварында барлыкка килә. Петр I «Пушкар приказы мәктәбе»н төзү турындагы боерыкка кул куя. Император мондый белгечләрнең атакада да, оборонада да кирәклеген аңлый, һәм алар һәрвакыт алгы сызыкта, дошман уты астында була. Әлеге язмада 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан татар саперлары турында.

Бөек Ватан сугышы татар саперларының иң танылганы – язучы Фатих Кәрим.

Фатих Вәли улы Кәримов 1908 елның 27 декабрендә Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала, 1922 елда Бәләбәй педагогия техникумына укырга керә. Казан җир төзелеше техникумында укый, республика газета-журналлары белән хезмәттәшлек итә, Татарстан китап нәшриятында балалар-яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә эшли. Казанда 1931 елдан 1941 елга кадәр Чернышевский урамындагы 21 нче йортта яши.

1945 елның 17 гыйнварында кече лейтенант Кәримов III Белоруссия фронтының 5 нче армиясе 65 нче укчылар корпусы 144 нче укчылар дивизиясенең 226 нчы аерым саперлар батальонының саперлар взводы командиры итеп билгеләнә.

Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары (үлгәннән соң) белән бүләкләнә. Орденнар аңа Көнчыгыш Пруссиядәге Писса, Алле һәм Паммар елгаларында күперләргә терәкләр куйганы өчен бирелә. 1945 елның 19 февралендә сапер Кәримов Кеннигсберг шәһәре янындагы (хәзерге Җиңү бистәсе) 37,8 биеклеген штурмлаганда һәлак була. Ул Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.

Татар саперлары – Советлар Союзы Геройлары

Әхмәдуллин Мотыйгулла Әхмәтҗан улы

12.10.1910 – 18.12.1974

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә бүләкләнә.

Сержант, II Украина фронты 46 нчы армия инженер-сапер бригадасының II дәрәҗә Кутузов орденлы Днепродзержинск Кызыл Байраклы бригадасының 3 нче инженер-сапер батальонының сапер отделениесе командиры.

Хәзерге Татарстан Республикасы Әлмәт районының Урсалабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Колхозда хисапчы, Урта Азиядә МТС секретаре, Башкортстанда Салкын Чишмә авылында колхоз рәисе, Ленинград өлкәсендә юл эшләре бригадиры була.

ВКП(б) әгъзасы. 1932 елдан 1934 елга кадәр хезмәт итә. 1941 елның июнендә Ленинград өлкәсенең Ленинградимовск РВКсында кабат мобилизацияләнә. Беломор-Балтик каналы объектларын саклау буенча тыл частьләрендә хезмәт итә. 1942 елда кече командирлар курсын тәмамлый. 1942 елның августыннан – Карелия фронтында. Карелиядә, Украинада, Молдавиядә, Румыниядә сугышкан.

1944 елның 5 декабренә каршы төндә 18 десантчы җитәкчесе буларак беренчеләрдән булып Венгриянең Будапешт шәһәреннән көньяктарак Эрчи авылы янында Дунай елгасын кичкән. 4 сугышчысы белән 3 пулемет ноктасын һәм дзотны юк итә. 2 солдатны юк итеп, 4 кешене әсир итә. Яраланганнан соң, саперлар плацдармны армиябезнең төп көчләре якынлашканчы тотып кала. Будапешт чолганышка алына.

Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

1945 елның июленнән октябренә кадәр Румыниядә Көньяк группа гаскәрләрендә хезмәт итә.

Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Район башкарма комитеты рәисе урынбасары була, шәһәр электр челтәрендә эшли.

Әлмәт шәһәрендә, мөселман зиратында җирләнгән.

Заһидуллин Фәхретдин Гыйльметдин улы

7 (20).07.1911 – 6.01.1998

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 21 июлендәге Указы нигезендә бүләкләнә.

Сержант, Карелия фронты 7 нче армиясенең 4 нче укчы корпусы 913 нче аерым сапер батальонының отделение командиры.

Хәзерге Татарстан Республикасының Кукмара районы Байлангар авылында крестьян гаиләсендә туа. Кемерово шәһәрендә азык-төлек заводы базасын тәэмин итү начальнигы булып эшли.

1941 елның сентябрендә Кемерово ГВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елның ноябреннән Карелия фронтында сугыша.

1944 елның 21 июнендә аның 536 нчы укчы полкының сапер отделениесе беренчеләрдән булып Ленинград өлкәсе Лодейное Поле шәһәреннән көнбатыштарак Свирь елгасын кичә. Кабартылган көймәдә башта пулемет взводын күчерә, ә аннары өзлексез ут астында тагын 12 рейс ясый. Кыска гына вакыт эчендә аргы як ярга корал белән 350 сугышчы һәм сугыш кирәк-яраклары белән 5 танкка каршы орудие чыгарыла.

Сугыштан соң Кемерово шәһәренә кайта, 1968 елга кадәр автобазада моторист булып эшли.

Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән.

Кемерово шәһәренең «Центральное-1» зиратында җирләнгән .

Сафин Нәкыйп Сафа улы

15.03.1921 – 22.05.1987

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 20 декабрендәге указы нигезендә бүләкләнә.

Сержант, дала фронтының 19 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделение командиры.

Хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Мирҗәм авылында крестьян гаиләсендә туа. Башта колхозда, аннан Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшче булып эшли. 1940 елда Арча РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елның июненнән алгы сызыкта.

1943 елның 28 сентябрендә Украинаның Полтава өлкәсе Кобеляк районы Солошино авылы янында понтонда автоматчыларның беренче группасын, плацдармны алу өчен, Днепрның уң ярына күчерә. Тагын 18 рейс ясый. Аннары паромда танкларны һәм артиллерияне күчерә.

Сугыштан соң хәрби-инженер училищесын тәмамлый. 1946 елдан запастагы лейтенант. Партиянең Арча райкомында эшли.

1951 елда Казан республика партия мәктәбен тәмамлый. Отставкадагы майор. Яшел Үзән районында совхоз директоры булып эшли.

Ике Ленин ордены һәм I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

Казан шәһәрендә, татар зиратында җирләнгән.

Фазлаев Нурулла Гарифулла улы

6.03.1909 – 1997

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы нигезендә бүләкләнә.

13 нче Украина фронты 19 нчы Ровенский Кызыл Байраклы инженер-сапер бригадасының 281 нче аерым штурмлау инженер-сапер батальонының старшинасы, отделение командиры.

Хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Мөчәли авылында крестьян гаиләсендә туа. Донбасс шахталарында машинист, Казахстанның Джамбул шәһәрендә ремонт-төзелеш конторасында ташчы булып эшли. ВКП(б) әгъзасы. 1941 елның августында Джамбул РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 253 инженер-төзелеш батальоны составында сапер булып Иранга җибәрелә, анда 1941 елның җәендә совет гаскәрләре кертелә. Ленд-лиз буенча техника һәм йөкләр китерү өчен транспорт магистральләренә 2 ел хезмәт күрсәтә. 1943 елның июленнән Үзәк һәм I Украина фронтларында сугыша. Днепр елгасын кичә. Украинаны азат итүдә катнаша.

Курск дугасында дошманның мина кырларында һөҗүм итүче гаскәрләргә юл сала. Фазлаевның отделениесе 1 көндә 500 мина зарарсызландыра, икенче көнне 750 мина чыгарыла, өченче һәм аннан соңгы тәүлекләрдә Фазлаевның саперлары меңәрләп дошман минасын ала.

1945 елның 26 гыйнварында Польшаның Сьцинав шәһәреннән 6 чакрым ераклыкта Хохбаушвиц тавы янында Одер елгасында беренче булып паром кичүен кертә. Плацдармны саклый. 5 тәүлектә сугыш кирәк-яраклары һәм орудиеләре төялгән йөзләрчә автомашина озатыла.

Ленин ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 2 Кызыл Йолдыз ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

1945 елда Җиңүдән соң, старшина Фазлаев демобилизацияләнә һәм Казахстанга кайта. Джамбул шәһәрендә (Хәзерге Тараз шәһәре) яши. 1997 елда вафат.

Шаһвәлиев Галимҗан Нургаяз улы

23.12.1919 – 24.05.1982

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән бүләкләнә.

II Украина фронтының 46 нчы армиясенең Суворов, Кутузов һәм Богдан Хмельницкий орденлы 2 нче Рымник Кызыл Байраклы понтон-күпер бригадасының 44 нче аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонының отделение командиры.

Татарстанның хәзерге Әлки районы Татар Төгәлбае авылында крестьян гаиләсендә туган. 1931 елда әти-әнисе белән Ярославль өлкәсенә күченә. Ярославль өлкәсенең Большесельский районы Варегово авылында торф эшкәртүдә эшли. Аннан ук 1941 елда фронтка мобилизацияләнә, октябрьдән Мәскәү шәһәрен саклый. Аның миналарында дошманның берничә танкы шартлый. Сталинград шәһәрен саклаганда, понтон расчеты белән командалык итә, шәхси составны һәм сугыш кирәк-яракларын Идел аша күчерә. Ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

1944 елның 4 декабрендә понтонда Дунай елгасы аша Эрчи (Венгрия) шәһәре янында җәяүле һәм артиллериянең беренче десантын күчерә. Фашистлар ут ачкач, беренче булып ярга сикереп чыга һәм кул сугышына керешә. Пулеметны һәм 12 гитлерчыны юк итә. Дошман траншеяларының беренче линиясе кире кайтарыла. Яраланган килеш тагын 10 рейс ясап, уң як ярга 2 батальон пехота, 4 туп китереп җиткерә.

Сугышып, Прага шәһәренә кадәр барып җитә. Ленин ордены һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Ярославль өлкәсенә кайта, Варегов торф предприятиесендә монтер булып эшли. Җирле Совет депутаты була.

Ярославль өлкәсенең Большесельский районы Шельшедом авылында җирләнгән.

Аның бюсты Мурманск шәһәрендә, инженер-сапер полкы территориясендә урнаштырылган.

Дәвамы бар

Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар