news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөек Ватан сугышында татар кавалеристлары: биш Советлар Союзы һәм Россия Герое

news_top
Бөек Ватан сугышында татар кавалеристлары: биш Советлар Союзы һәм Россия Герое

Михаил Черепанов кавалерия частьләренең һәм атаклы татар кавалеристларының роле турында тикшерү үткәргән. Автор республикада туып-үскән 1870 кавалерия часте сугышчысының һәлак булган урынын таба алган. Алар арасында – 861 татар.

Кызыл Армиянең 4 атлы корпусы һәм 13 кавалерия дивизиясе

Кораллы атлылар күп кенә хәлиткеч тарихи бәрелешләрдә мөһим роль уйнаган. Ничек кенә гаҗәп булмасын, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында да Кызыл Армия кавалериясе шундый ук мөһим роль уйнаган.

Армиянең атлы гаскәре тактик һәм оператив-стратегик бурычларны уңышлы хәл иткән. Кызыл эскадроннарның роле 1941 елда Мәскәүне саклаганда контрударларда да, Ватаныбызны һәм Европа илләрен фашизмнан җиңү белән азат иткәндә дә шактый зур була.

1941 елның июнендә Германия вермахтының мәкерле һөҗүмен безнең армия каршы ала, аның составында 4 атлы корпус һәм 13 кавалерия дивизиясе була. Һәр дивизия составында штат буенча 8968 кеше һәм 7625 ат исәпләнә.

Юлсызлык шартларында, бигрәк тә көз һәм яз көннәрендә, бронетанк техникасы һәм артиллерия үзләренә йөкләнгән бурычларны үти алмый. Шуңа күрә грунт юллары буйлап күп километрлы маршларда һәм дошман тылы буйлап рейдларда нәкъ менә кавалерия алыштыргысыз була. Иксез-чиксез кырларда да танк атакалары пехота ярдәменнән башка нәтиҗәле түгел иде. Андый чакта да атлы укчылар иң яхшы ярдәм була.

Танк берләшмәләре белән очрашканда, җайдаклар атларыннан төшә һәм атларын куркынычсыз урынга алып китә. Танклар белән сугышка алар җәяүле сафта керә.

Доватор батырлыгы

Генерал Л.М. Доваторның атлы корпусы Мәскәү янындагы контрһөҗүмдә күрсәткән батырлыгы җентекләп тасвирланды. 1942 елда Кущевская станицасы янында, Кавказны саклаганда, 17 нче кавкорпусның 13 нче Кубань казак дивизиясе сугышчылары дошманның механикалаштырылган пехотасына бик нык атака ясыйлар. Казаклар «Молотов коктейле» салынган шешәләр белән фашистларның машиналарын яндыралар һәм 2 меңнән артык гитлерчыны үтерәләр.

Генерал Исса Плиевның атлы-механикалаштырылган группасы дошманның бронетехникасына каршы сугышта үзен яхшы күрсәтә.

Совет кавалериясе составында татарлар һәм башкортлар үзләрен бик яхшы күрсәтә. Фронтта татар атларының токымы югары бәяләнә, ул артиллерияне һәм йөкләрне транспортлауда да, атака вакытында да алыштыргысыз була. Меңләгән якташыбыз, атларына атланып, сугыша-сугыша, Иделдән Берлинга һәм Прагага кадәр барып җитә. Аларның күбесе дошман танкларының, артиллерияләре һәм пулеметларының көчле уты астында һәлак була.

Эзләү экспедицияләрендә безгә, эзләүчеләргә, еш кына солдат җәсәдләрен һәм янәшәдә аларның сугышчан атларын табарга туры килә иде.

Архив документлары белән эшләгәндә, автор әлегә 1870 кавалерия часте сугышчысының – тумышы белән Татарстанда яшәүчеләрнең генә һәлак булган урынын таба алган. Алар арасында – 861 татар. Шул исәптән 16сы орден белән бүләкләнгән. Ватанның иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгәннәрдән башлыйк.

Кавалеристлар – Советлар Союзы Геройлары

Әхмәтшин Каюм Хәбибрахман улы

1909 елның 24 июнендә Оренбург өлкәсенең Орск районы Кара Күсек авылында туа. Башкортстанның Хәйбулла РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1932 елдан Кызыл Армиядә хезмәт итә. ВКП(б) әгъзасы.

Гвардия старшинасы, Башкортстанның Уфа шәһәрендә оештырылган 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкының взвод командиры ярдәмчесе. Соңрак – Үзәк фронтның 61 нче армиясе 7 нче кавалерия корпусының 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе.

1943 елның 27 сентябрендә взвод хәрбиләренә Днепр елгасын тишелгән көймәдә кичәргә булыша. Днепрның көнбатыш ярында аның взводы чолганышка эләгә. Әхмәтшин, дошманның станоклы пулеметын юк итеп, гвардиячеләрне атакага күтәрә. Кул сугышында алар 25 гитлерчыны юк итә һәм камалышны өзә. 1943 елның 10 ноябрендә Речица шәһәрен азат иткәндә, ул сугышта һәлак була. Герой исеме аңа үлгәннән соң, 1944 елның 15 гыйнварында бирелә.

Габдрәшитов Фазулла Габдуллин улы

1903 елның 25 октябрендә Башкортстанның Туймазы районы Иске Кандра авылында туа. Туймазы районы кулланучылар берлегендә сугым әзерләүче булып эшли. Кызыл Армиягә 1941 елның декабрендә Кандра РВК тарафыннан алына. 1942 елның 20 августыннан фронтта. Үзәк фронтның 61 нче армиясе 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 60 нчы гвардия кавалерия полкы эскадроны пулеметчысы.

1943 елның 18 сентябрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсе Березна һәм Бегач авылларын азат иткәндә, эскадрон флангына үзенең станоклы пулеметын чыгара һәм дошманга контратака ясарга мөмкинлек бирми. Безнең гаскәрләрнең уңышлы алга баруын һәм авылларны тиз арада азат итүне тәэмин итә. 1943 елның 20 сентябрендә, Лопатино авылын азат иткәндә, Габдрәшитов беренче булып тачанкада аңа бәреп керә, төз пулемет уты белән 12 гитлерчыны юк итә, бу – полк подразделениеләренә авылны югалтуларсыз алырга мөмкинлек бирә.

1943 елның 27-28 сентябрендә дошманның көчле артиллерия һәм пулемет уты астында Габдрәшитов, штурм группасы составында, Белоруссиянең Гомель өлкәсе Брагин районы Нивка авылы янында полктан беренче булып Днепр елгасын кичә. Пулемет уты белән дошманны ярдан читкә алып ташлый, бу исә калган подразделениеләргә елганы уңышлы кичеп, яулап алынган плацдармда ныгып урнашырга мөмкинлек бирә. Советлар Союзы Герое исемен 1944 елның 15 гыйнварында ала. Сугыштан соң Башкортстанның Бүздәк районында район кулланучылар берлегенең заготконторасында эшли. 1975 елның 5 апрелендә вафат була, Бүздәк бистәсендә җирләнә.

Шаһиев Абдулла Фәйзурахман улы

1907 елның 23 февралендә Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсе Уральск шәһәрендә туа. Әти-әнисе Казан губернасыннан була. 1929-1931 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. Сугышка кадәр Таҗикстанның Куляб шәһәрендә һәм Төрекмәнстанның Чарджоу өлкәсе Чаршанга районы Ташрабат авылында яши. ВКП(б) әгъзасы.

1941 елның сентябреннән 4 нче кавалерия корпусының 61 нче кавалерия дивизиясенең 213 нче кавалерия полкы составында сугыша. Сталинград оборонасында катнашучы. 1942 елның ноябреннән 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе 58 нче гвардия кавалерия полкының пулемет эскадроны укчысы. Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 3 октябрендә Беларусьның Гомель өлкәсендә уң як ярга чыга. 2 сәгать буена позициядә тора.

1944 елның 15 гыйнварында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң Казахстанның Джамбул өлкәсе Чу шәһәрендә яши. 1984 елдан Удмуртиянең Сарапул районы Сигай авылында яши. 1993 елның 4 маенда Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә вафат була. Башкортстанның Краснокама районы Яңа Кабан авылында җирләнә.

Рәхмәтуллин Шамил Сәид улы

1920 елның 7 сентябрендә Томск шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1939 елда урта мәктәпне (хәзерге Казан шәһәренең Вахитов районындагы 6 нчы мәктәп) тәмамлый. 1939 елның августында Кызыл Армиягә алына. 1941 елда Мәскәү артиллерия училищесын тәмамлый. 1941 елдан – Бөек Ватан сугышы фронтларында. Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.

Гвардия капитаны, Үзәк фронтның 7 нче гвардия кавалерия корпусы 14 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 146 нчы артиллерия-миномет полкы командиры. 1943 елның 30 сентябрендә дошман уты астында Беларусьның Гомель өлкәсе Лоев бистәсе тирәсендә үзенең подразделениеләрен Днепр елгасын кичүне оештыра. Плацдарм өчен барган сугышларда аның полкы тәүлектән артык дошманның танклары һәм пехотасының контратакаларын кире кага, дивизия частьларының кичүенә ярдәм итә. Миномет уты белән турыдан-туры җитәкчелек иткәндә, Рәхмәтуллин 1943 елның 1 октябрендә һәлак була. Гитлерчылардан азат ителгән Украинаның Чернигов шәһәрендә җирләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 9 февралендәге Указы (үлгәннән соң) нигезендә бүләкләнә.

2020 елның 30 мартыннан Россия Федерациясе Герое (үлгәннән соң).


Шәйморатов Миңнегали Минһаҗ улы

1899 елның 5 августында Башкортстанның Кармаскалы районы Шәйморат авылында туа. 1919 елның июненнән Кызыл Армиядә Гражданнар сугышында катнаша.

1941 елның ноябрендә Волоколамск янында Мәскәү шәһәрен саклауда катнаша. 1941 елның 25 декабреннән 112 нче башкорт кавалерия дивизиясен (соңрак 16 нчы гвардия дивизиясенә әйләнгән) җитәкли. 1942 елның 10 ноябреннән – генерал-майор. 1942 елның 2 июленнән дивизия атлылары 8 нче кавалерия корпусы составында Брянск фронты составында сугышалар. Воронеж – Ворошиловград оборона операциясендә катнаша. Ноябрь аенда дивизия Көньяк-Көнбатыш фронтының 5 нче танк армиясенә керә. Аның составында ул Сталинград сугышында катнаша. 1942 елның декабрендә Урта Дон һөҗүм операциясе барышында генерал-майор Шәйморатов үзенең дивизиясе белән Ростов өлкәсендәге Тацинская һәм Морозовски станицаларын азат итүдә хәлиткеч роль уйный.

1943 елның февралендә Ворошиловград һөҗүм операциясендә 3 нче гвардия армиясе составындагы дивизия, Украинаның Миллерово һәм Макеевка шәһәрләренә ерак рейд ясап, немец оборонасы тирәнлегендә уңышлы хәрәкәт итә. Генерал-майор Шәйморатов 1943 елның 23 февралендә Украинаның Луганск өлкәсе Петровское авылында һәлак була. Ватанның иң югары бүләген, үлгәннән соң, 77 ел узгач кына алган.

Дәвамы бар.

Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар