
Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән Cовет армиясенең татар снайперлары турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында катнашкан 25 татар һәм башка милләтләрдән булган 25 снайпер язмышына бәйле мәгълүмат тапкан.
Локманов Габделхак Гыйльман улы 365 гитлерчыны шәхсән үзе юк итә. Ул 1916 елның 13 декабрендә Башкортстан Республикасының Түбән Армет (хәзерге Ишембай районы) авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлагач, эшкә урнаша. Башкортстанның Макар РВКна 1942 елның мартында алына. Екатеринбург шәһәрендә снайперлар курсларын тәмамлый. 1942 елның 31 июлендә Воронеж фронтында хезмәт итә.
1943 елның 1 апрелендә 253 нче аерым укчы бригадасының укчы ротасы командиры өлкән сержант Локманов, дошманның 37 солдатын һәм офицерын юк иткән өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1943 елның 28 августында ул Көньяк-Көнбатыш фронтның 3 нче гвардия армиясе 297 нче укчы дивизиясенең 1055 нче укчы полкында кече лейтенант, пулемет взводы командиры була. 313 гитлерчыны юк иткән өчен, снайпер Локманов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1944 елның 3 гыйнварында 1055 нче укчы полкның укчы ротасы командиры Локманов исәбендә инде 337 зарарсызландырылган оккупант була. Ул икенче Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 18 гыйнварында лейтенант Локмановны 33 нче укчылар корпусы командиры гвардия генерал-майоры Самсонов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли. Бүләкләү документында һәм Башкортстан татарының снайпер кенәгәсендә түбәндәгеләр язылган:
Снайпер винтовкасыннан ул 365 фашистны (шулардан – 9 снайпер һәм 64 офицер) юк итә. 12 сугышчыны снайпер эшенә өйрәтә. Сугыш вакытында 9 тапкыр яралана. Воронеж, Курск, Харьков, Кировоградны азат итүдә катнаша. Сугышлар белән Румыния, Венгрия, Австрия аша уза. Җиңү көнен Вена шәһәрендә каршылый.
«Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
1946 елда өлкән лейтенант Локманов туган ягына кайта. Күгәрчен районында колхозда эшли. 1967 елның маенда аппендициттан вафат була.
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәннәр
Нигъмәтуллин Хәмит Ибраһим улы 25 гитлерчыны шәхсән үзе юк итә.
Ул 1905 елда Башкортстанның Зианчура районы Яңа Сибә бистәсендә туа. 1942 елның 1 гыйнварында Таҗикстанның Сталинабад өлкәсе Шартуз РВК тарафыннан мобилизацияләнә.1942 елның гыйнварыннан Көнбатыш, Степной, II һәм III Украина фронтларында хезмәт итә. Яралана.
Кече сержант, Кременчуг-Знаменский дивизиясенең 233 нче Бухарест укчы полкының 572 нче укчы ротасының снайперы буларак, 1944 елның 12 ноябрендә ул беренчеләрдән булып Дунай елгасын кичә һәм Хорватиянең Батина портына бәреп керә. Безнең подразделениеләргә кичәргә комачаулый торган дошманның станоклы пулеметын гранаталар белән юк итә. 9 гитлерчыны үтерә һәм иптәшләре белән бергә фашистларның беренче оборона сызыгын яулап ала. 23 ноябрьдә 205 биеклеге өчен барган сугышта ул беренче булып Хорват гитлерчыларының окопларына бәреп керә һәм аларның тагын ундүртен юк итә.
1944 елның 1 декабрендә 57 нче Армия гаскәрләре командующие генерал-лейтенант Шарохин тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Ләкин III Украина фронты Хәрби советының 1945 елның 22 февралендәге боерыгы белән Нигъмәтуллин Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Нуретдинов Абдулла Фәхри улы 1925 елны Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туган. 1943 елның 1 гыйнварында Балык Бистәсе РВК тарафыннан мобилизацияләнә.1944 елның 4 июленнән фронтта 295 нче укчы дивизиясенең 1042 нче укчы полкында снайпер була. Ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
1945 елның 16 апрелендә Берлин шәһәре тирәсендә Одер елгасы буенда фашистларның оборонасын өзгәндә, аларның кул пулеметы янына шуышып килеп, кул сугышында 3 гитлерчыны штык белән юк иткән һәм берсен әсир иткән өчен, 1945 елның 30 апрелендә 1042 нче укчы полк командиры гвардия подполковнигы Чайка тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
Берничә сәгатьтән траншеяда тагын 4 гитлерчыны юк итә һәм трофейга кул пулеметын ала. Үз подразделениесенең уңышлы һөҗүменә булышлык итә. Җиңгәннән соң гына, 1945 елның 4 июнендә, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Позицияләрдә һәлак булганнар…
Сәлимҗанов Хәсән Сабирҗан улы 1922 елны Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туган. Казан шәһәренең Сталин РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 200 нче укчы дивизиясенең 648 нче укчы полкында кече сержант. 1942 елның 25 сентябрендә, 1942 елның 20 августыннан 25 сентябренә кадәр 61 немец оккупантын юк иткән өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Яшь снайперларны өйрәтүдә актив катнаша. 1943 елның 23 февралендә Новгород өлкәсе Парфино районы Гридино авылында һәлак була. Парфино авылында «Ясная Поляна» мемориалында мәңгеләштерелә.
Хәкимуллин Абдулла Галимулла улы 1921 елда Татарстанның Арча районы Иске Кенәр авылында туган, 1940 елда Кызыл Юл РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. НКВДның 92 нче Кызыл Байраклы чик буе полкы өлкән сержанты. 1943 елның 14 июнендә «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Полк командиры подполковник Блюминның бүләкләү турындагы приказында теркәлгән:
«15 нче Застава снайперы Хәкимуллин Кызыл армиянең сугышчан сафларында 2 тапкыр хәрби стажировкада булып һәм дошманның көчле уты астында хәрәкәт итеп, дошманның 11 солдатын һәм офицерын юк итте. Армиянең гаскәр тылын саклау бурычын үтәгәндә, 123 тәртип бозучыны, шул исәптән 21 дезертирны һәм 5 Ватанга хыянәтчене тоткарлаган».
1944 елның 25 маенда Украинаны азат иткәндә һәлак була.
Хәлилов Ибраһим Миңнебай улы 1915 елда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. Буденновск РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 72 нче гвардия укчы дивизиясенең 222 нче гвардия укчы полкы укчысы. 1943 елның июлендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә язылганча, «Яшь снайпер 7 көн эчендә 9 немец солдатын һәм офицерын юк иткән. Үз коралын бик яхшы белә. Ике снайпер әзерли». Әмма Ибраһим бүләкне алырга өгерми. Ул 1943 елның 13 июлендә Белгород өлкәсе Шебекинский районы Дача Шебекинская авылы янында Курск дугасындагы сугышта һәлак була.
Снайпер-галим
Абдуллин Тимерҗан Габдрахман улы 1926 елның 16 декабрендә Башкортстанның Туймазы районы Туктагыл авылында туа. 1943 елның ноябрендә мобилизацияләнә. Литваның Паланга шәһәрен азат иткәндә (91 нче укчы дивизиясенең 613 нче укчы полкында кече сержант, пулеметчы булып), 1943 елның 28 октябрендә сул күзе яралана. Ләкин госпитальдән соң 1944 елда снайперлар мәктәбенә җибәрелә һәм II Балтыйк буе фронтының 194 нче армия запас полкында яңа укчылар хәзерләү буенча инструктор була. 1945 елның 13 маенда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң медицина хезмәте генерал-майоры, микробиолог һәм эпидемиолог, медицина фәннәре докторы, профессор була. Аның җитәкчелегендә геннар инженериясе, шул исәптән молекуляр биология өлкәсендә ачыш ясалды. Хромосомаларда төрле геннарның яңа ярашулары төзелгән. Бу ачыш чума, себер түләмәсе, бруцеллез авыруларына каршы диагностик препаратлар һәм вакцина штаммнары булдырырга мөмкинлек бирде. 2022 елның 12 августында вафат була.
ЛЕГЕНДАР ҺӘМ ОНЫТЫЛГАН
Татарстанның башка милләт снайперлары арасында иң остасы – Менделеевск шәһәрендә туган Анатолий Иванович Чехов. Аның исәбендә Германия вермахтының 265 солдаты һәм офицеры юк ителгәне расланган. Герой 1923 елның 2 маенда туа. 1939 елдан Казан кинопленка фабрикасының монтажлау цехында слесарь ярдәмчесе булып эшли. 1942 елның 5 апрелендә Мәскәүдәге снайпер-инструкторлар әзерләү мәктәбенә армиягә алына. Генерал Родимцевның 13 нче гвардия укчы дивизиясенең 39 нчы гвардия укчы полкы составында була.
1942 елның 21 сентябреннән 10 октябренә кадәр Сталинград шәһәрен саклаганда, 19 яшьлек снайпер Чехов дошманның 30 солдатын һәм 1 офицерын юк итә, шуның өчен Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә.
Ул арада, 1943 елның 28 гыйнварына ул 265 гитлерчыны юк итә. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин бүләкләү турындагы үтенеч Мәскәүгә барганда югала.
Чехов Курск, Орел, Белгородны азат итүдә катнаша. 1943 елда, шартлау нәтиҗәсендә, аның аягы өзелә. Казанга инвалид булып кайта, электромеханика заводында газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. 1965 елга кадәр полкташлары аны һәлак булган дип саный.
242 үтерелгән гитлерчы өчен Советлар Союзы Герое исемен алган атаклы снайпер Василий Зайцев Казанда чыгыш ясаганда, дошман снайперларының җавап уты белән аны төз атарга һәм маскировкаларга Казан кинопленкасыннан Толя өйрәткәнен таный. Аның кайдадыр фронтта югалуы бик кызганыч, ди. Шулчак Герой янына таякка таянган бер кеше килеп: «Таныйсыңмы?» – дип сорый. Онытылган герой турында Мәскәүдә «Снайпер Чехов исән» документаль фильмы төшерелгән, тик бу хәтта генерал-полковник Родимцевка да Анатолийга лаеклы бүләкне кайтарырга ярдәм итә алмаган…
Легендар снайпер 1967 елның 6 июнендә вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнә.
Волгоград шәһәрендә (элекке Сталинград) урамга герой хөрмәтенә исем кушарга карар кылалар. Дөрес, Чехов урамы Казанда да бар, тик язучы Чехов хөрмәтенә…
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов