Бөек Ватан сугышында иң яхшы татар снайперлары
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Совет Армиясенең йөзләгән снайперы батырлык күрсәтә.

«Миллиард.Татар» сайтында Михаил Черепановның Татарстан, Башкортстан, Урал, Казахстан, Үзбәкстанда туган герой татарлар турындагы язмалары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу язма Бөек Ватан сугышы снайперларының язмышына багышланган. Аларның 28е – татар һәм 25е – безнең якларда туып үскән башка милләт кешесе.
Галимов Вахит Газиз улы – татар, Советлар Союзы Герое, III Украина фронты 6 нчы армиясенең 35 нче гвардия укчылар дивизиясенең 100 нче гвардия укчылар полкы өлкән сержанты. Ул 207 гитлерчыны юк итә.
Ул 1921 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Балак авылында крестьян гаиләсендә туа. Колхозда эшли, аннары Петрозаводск һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге заводларда хезмәт итә. Кызыл Армиягә 1941 елның июнендә Чакмагыш район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Снайперлар курсын тәмамлап, 1941 елның сентябреннән сугышта була. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.
1943 елда Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Северский Донец елгасындагы 100 нче гвардия укчы полкы сугышлары вакытында Галимов алгы сызыкка 22 снайпер әзерләгән.
1943 елның 12 ноябрендә III Украина фронты гаскәрләре командующие армия генералы Малиновский тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1943 елның 22 августында фашистларның 8 танк катнашындагы һөҗүмен кире кагып, Галимов автомат уты белән броня белән капланган 15 солдатны юк итә. Сержант үрнәгендә башка кызылармиячеләр дә көчле ут ача. Дошман танклары, пехота ярдәменнән мәхрүм калып, чигенә.
1943 елның 26 сентябренә каршы төндә Галимов, беренчеләрдән булып, Украинаның Днепропетровск өлкәсендә Днепр елгасын кичкән. Фашистларның 12 контратакасын кире кагуны оештыра. Галимов, сафтан чыккан командирны алмаштырып, ротаны атакага алып китә. Икенче көнне ул сугышчыларны Войсковое авылын азат итүгә алып бара. Немецларны траншеядән чыгарып, аларның 2 минометын кулга төшерә һәм алардан дошманга ут ача. Галимов үзе ул сугышларда гына да 40ка якын гитлерчыны юк итә. Һөҗүмне дәвам итеп, 1943 елның 28 октябрендә ул сугышта һәлак була. Украинаның Днепропетровск өлкәсе Солонян районы Днепровское авылында җирләнгән.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указы белән, үлгәннән соң, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Зәйнетдинов Кәлимулла Вазыйх улы – татар. Аның снайпер кенәгәсендә 226 фашист юк ителгәне теркәлгән. Ул 1923 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Казый авылында туа. 1941 елның 7 августында Теньков район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. 1942 елның 1 маеннан Көньяк һәм Төньяк Кавказ фронтларында хезмәт итә. 3 тапкыр яраланган. 9 нчы Армиянең 11 нче укчы корпусының 19 нчы укчы бригадасында өлкән сержант була. Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалеры.
1942 елның 18 июленнән 1943 елның 5 гыйнварына кадәр Төньяк Осетиядәге Моздок шәһәрен азат иткәндә, снайпер винтовкасыннан 200 гитлерчыны юк итә. Яраланганнан соң сафка кайта һәм сугышуын дәвам итә.
46 кызылармиячене снайпер атуына өйрәтә. 1943 елның 27 июненә аның исәбендә инде юк ителгән 37 офицер, 4 пулеметчы, 4 җайдак, 6 автоматчы, 149 пехотачы була. Һәм иң мөһиме – дошманның 26 снайперы. Моның өчен Зәйнетдинов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Севастополь шәһәрен азат итү өчен барган сугышта 133,3 биеклегендә күзәтүчене һәм 3 офицерны юк итә. 1944 елның 22 июнендә юк ителгән гитлерчылар исәбен 251гә җиткергән өчен, Ленин орденына тәкъдим ителә. Үзе каты яраланган. Икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Атнагулов Фәхретдин – татар. Төньяк-Көнбатыш фронтының 282 нче укчы дивизиясенең 877 нче укчы полкының өлкән сержанты, 200дән артык гитлерчыны юк иткән.
Ул 1905 елда Төмән өлкәсенең Байкал районы Турба авылында туа. Коммунист була. 1941 елның июлендә Байкал район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. Сугышның беренче айларыннан Төньяк-Көнбатыш һәм II Балтыйк буе фронтларында хезмәт итә. 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнә.
1944 елның 9 маенда ул, 130 фашистны юк иткәне һәм 4 полкташын снайпер осталыгына өйрәткәне өчен, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Рәхмәтуллин Заһид Кәли улы – татар, НКВД 21 нче укчы дивизиясенең 14 нче Кызыл Байраклы укчы полкының күзәтүче-снайперы, 177 гитлерчыны юк иткән.
Ул 1913 елда Оренбург өлкәсе Кувандык районы Мөхәммәдьяр авылында туа. ВКП(б) әгъзасы буларак, 1941 елның июлендә үк Башкортстанның Зианчура район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Урицк шәһәре тирәсендә Ленинград шәһәрен саклаган. 1942 елның 14 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 16 апрелендә, 291 нче укчы дивизиясенең 309 нчы укчы полкы составында Псков шәһәрен азат иткәндә элемтәче булган һәм батальон командирының приказларын вакытында һәм турыдан-туры роталарга җиткергән өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Моратов Харис Латыйп улы – татар, 206 нчы укчы дивизиясенең 737 нче укчы полкы сержанты. Ул 75 немец солдатын һәм офицерын винтовка уты белән юк иткән. Комсомол.
1923 елда Татарстанның Әгерҗе районы Шаршада авылында туа. 1942 елның 10 гыйнварында Красный Бор район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә.
1942 елның 22 декабреннән Воронеж фронтында сугыша. 7 тапкыр яралана. 1943 елның 10 маенда Воронежны саклаганда, төгәл ут белән 36 гитлерчыны юк иткәне өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1943 елның 6 апреленнән 28 апреленә кадәр Липовые бистәсе тирәсендә ул тагын 9 немецны юк итә. Яшь снайперларны әзерли. Һәр ярасы өчен 10 фашистны юк итәчәген белдерә. Һәм сүзендә тора.
1943 елның 15 сентябрендә, 5 августка үтерелгән дошманнар исәбен тагын 16га тулыландырганы өчен, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Икенче көнне, командир һәлак булгач, взвод командованиесен үз өстенә ала һәм немец танкларының атакасын кире кагуны оештыра. Рубеж тотыла. 11 августта Украинаның Сума өлкәсе Ахтыр районы Белка авылын азат иткәндә, Моратов һәлак булган рота командирын алмаштыра һәм сугышка оста җитәкчелек итә. Икенче орденын снайпер ала алмый. Ул 1943 елның сентябрендә Украинаның Киев өлкәсендә һәлак була.
РФ Оборона министрлыгының үзәк архивында «1945 елның 7 февралендә чакырылган» дип санала.
Фронтта һәлак булган татар снайперлары
Кызганыч, күп кенә снайперлар һәлак булганчы бүләкләр алырга өлгермәгән.
1. Авзалов Шәрәфи, 1904 елны Тукай районының Колыш авылында туган. Минзәлә район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 1941 елның декабрендә һәлак була.
2. Әгъләмов Митхәд Әгъләм улы, 1925 елны Балтач районы Каргалы авылында туган, 23.04.45 Түбән Австриядәге Санкт-Пельтен шәһәре янында Гатмангдорфта һәлак булган.
3. Әхмәтҗанов Әгъләмҗан, 1910 елны Менделеевск районы Татар Сарсазы авылында туган, Бондюжский район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 1942 елның мартында Новгород өлкәсе Новгород районы Мясной Бор станциясендә һәлак була.
4. Гыймаев Мидхәт (Миңнәхәт), 1918 елны Теләче районы Миндюш авылында туган, 20.07.41 Украинаның Киев өлкәсе Шарки авылында һәлак була.
5. Җиһаншин Вазыйх, 1917 елны Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында туган, Нурлат район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, Германиянең Шлосс Хольте-Штукенброк шәһәрендә әсирлектә вафат була.
6. Исламов Зәйнулла Фәхрислам улы, 1924 елда Актаныш районы Иске Солтангол авылында туган, 4.11.43 Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровенск районында һәлак була.
7. Исмәгыйлев Габбас Исмәгыйль улы, 1900 елда Тәтеш районының Байраш авылында туган, Апас район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 1943 елның февралендә Смоленск өлкәсенең Вяземск районында һәлак була.
8. Миндубаев Касыйм, 1924 елда туган. 12.07.43 Курск өлкәсе Обоян районы Орловка авылында һәлак булган.
9. Мөхәммәдьяров Хәбибрахман Фәйзрахман улы, 1923 елда Кронштадт шәһәрендә туган, Казан шәһәренең Киров район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 21.03.43 Смоленск өлкәсе Понизовский районы Лужки авылында һәлак булган.
10. Фәттахов Галәветдин Фәттах улы, 1924 елда Балык Бистәсе районының Шетнев Чирмешән авылында туган, 14.02.44 Балтыйк диңгезендәге Нарва култыгында десант операциясендә һәлак була.
11. Хәмидуллин Салават, 1900 елны Буа районының Быковка авылында туган, 1943 елның августында Курск өлкәсе Поныровск районында һәлак була.
12. Хәсәнов Шамил Хәсән улы, 1924 елда Әтнә районының Олы Әтнә авылында туган, 19.01.43 Ленинград өлкәсе Киров районында һәлак була.
13. Шәфыйков Рәшит Мәҗит улы, 1926 елда Азнакай районы Сарлы авылында туган, Тымытык район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, 16.08.45 Приморье краеның Уссурийск өлкәсе Ханкай районы Решетниково авылында һәлак була.
Дәвамы бар.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов