Бөек Ватан сугышында аеруча каһарманлык күрсәткән татарлар: герой-танкчылар
«Миллиард.Татар» 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында аеруча батырлык һәм каһарманлык күрсәткән татарларны барлавын дәвам итә.

«Миллиард.Татар» 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында аеруча батырлык һәм каһарманлык күрсәткән татарларны барлавын дәвам итә. Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән танкчылар арасында йөзләгән татар егете булган. Болар, барыннан да элек, Казан танк училищесын тәмамлаучылар. «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов Татарстаннан 2 генерал, 3 Советлар Союзы Герое һәм Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 7 танкистның исемен атады.
Ахманов Алексей Осипович
23 нче танк корпусы командующие, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Советлар Союзы Герое.
1897 елның 9 мартында Татарстанның Биектау районы Алат авылында туа. Казанда итекләр тегә. 1915 елдан Көнбатыш фронтта Сембер укчы полкы рядовое. Әсирлеккә эләгә. 1918 елда Казанга кайта.
Гражданнар сугышы кызган чакта, 1919 елда, 2 нче Казан мөселман пехота команда курсларын тәмамлый. 1920 елда Көньяк фронтта батальон командиры була.
1932 елдан язмыш аны танк гаскәрләре белән бәйли. Ахманов комбат була. Бөек Ватан сугышы башланырга 2 ай кала, аны 27 нче танк дивизиясе командиры итеп билгелиләр. Дивизия Могилев янында һәлак була, Ахманов, могҗиза белән генә, бер төркем сугышчылар белән чолганыштан исән чыга. 1941 елның августында аңа танк бригадаларын формалаштыруны ышанып тапшыралар. Икенче тапкыр Вязьма янында чолганышка эләгә. Янәдән исән-сау чыга.
Калинин фронтының автобронетанк гаскәрләре командиры була. Сталинград сугышында, Ростов һәм Воронеж өлкәләрен, Донбассны һәм Сул яр Украинаны азат итүдә катнаша.
1944 елдан генерал Ахманов Яссы – Кишинев операциясендә, Румынияне, Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә аеруча яхшы нәтиҗә күрсәткән 23 нче танк корпусы белән җитәкчелек итә.
Советлар Союзы Герое исемен Алексей Осипович 1945 елның 28 апрелендә ала. 1948 елда Белоруссия хәрби округының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие вазифасына билгеләнә.
Герой исеменнән тыш, танкист Ахманов 2 тапкыр Ленин ордены, 2 тапкыр Кызыл Байрак ордены, 1 нче дәрәҗә Кутузов һәм 2 нче дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнгән.
Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләү кәгазеннән:
«1945 елның 25 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр Будапешт шәһәреннән көньяк-көнбатыш юнәлештәрәк танк көчләре саны күбрәк булган дошман белән көрәш вакытында гвардия генерал-лейтенанты Ахманов зур танк һөҗүмнәрен кире кайтарганда гаскәрләр белән идарә итү осталыгын күрсәтте. Аның җитәкчелегендәге 23 нче танк корпусы «Мертвая голова» һәм «Викинг» СС танк дивизияләренә зур зыян китерде һәм аларны чигенергә мәҗбүр итте. 100 бронеагрегат, төрле калибрлы 59 корал, 1500 солдат һәм офицер юк ителде».
1949 елның 17 ноябрендә Сталинның сәяси репрессияләре вакытында, кулга алыну хурлыгын һәм СМЕРШ җәзалауларын көтмичә, Ахманов Минск шәһәрендә үз гомерен үзе тәмамлый.
Нагайбәков Измаил Әхмәт улы
1945 елның 27 июненнән генерал-лейтенант, Казан танк училищесы җитәкчесе урынбасары, 4 нче гвардия танк корпусы штабы башлыгы.
1896 елның 20 сентябрендә Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә туа. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укыта. 1941 елдан – Казан танк училищесы җитәкчесе урынбасары. 1942 елның маеннан – 148 нче танк бригадасы командиры урынбасары, 17 нче танк корпусы штабы башлыгы. Брянск, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш һәм 1 нче Украина фронтларында хезмәт итә. Сталинград, Курск, Украина, Польшаны азат итә. Берлин һәм Прага операцияләрендә катнаша. Җиңүне танк гаскәрләре гвардия генерал-майоры дәрәҗәсендә каршылый.
Сугыштан соң Германиядә Совет оккупацион гаскәрләре төркеменең 1 нче гвардия механикалаштырылган армиясе штабы башлыгы була. 1950 елдан СССР Кораллы көчләре үзйөрешле артиллериясе Ф.И. Толбухин исемендәге югары офицерлар мәктәбе җитәкчесе. Кытайда хәрби киңәшче була. 1959 елның 15 февралендә үлә. Курск шәһәренең Никитский зиратында җирләнгән.
IV дәрәҗә Георгий кресты, Ленин, 4 тапкыр Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Кутузов, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.
Советлар Союзы Геройлары
Шәмсетдинов Галәй Нурулла улы
1915 елның 7 маенда Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында туа. 1939 елның сентябрендә Кызыл Наратлык районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. 1943 елдан – Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе (большевиклар) әгъзасы. 1941 елның 22 июненнән Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш һәм 1 нче Украина фронтларында хезмәт итә. 4 тапкыр яралана.
Гвардия лейтенанты, 3 нче гвардия танк армиясе 7 нче гвардия танк корпусы 56 нчы гвардия Кызыл Байрак танк бригадасы 424 танк батальоны танк ротасы командиры була.
1943 елның 11 ноябрендә Украинаның Киев өлкәсендәге Святошино торак пунктын азат иткәндә, аның алдынгы отряды беренче булып дошман тылына бәреп керә, 2 танкка каршы корал, милек һәм корал төялгән 60 йөк арбасы һәм 100гә якын пехотачыны юк итә. Святошино бистәсен азат иткәннән соң, Шәмсетдинов оборона оештыра һәм фашистларның барлык контрһөҗүмнәрен кире кайтара. Днепр елгасын кичүдә һәм Киевны азат итүдә катнашкан өчен, 1943 елның 3 декабрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 18 июлендә аның ротасы Украинаның Львов өлкәсе Волковец авылы янында дошманның контрһөҗүмнәрен кире кайтара. Дошманның танклары һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары (САУ) күп булуга карамастан, Шәмсетдинов ротасын яуга алып керә. Аның экипажы 4 «Тигр» машинасын һәм 30лап гитлерчыны юк итә. Шәмсетдиновның ротасы, тимер юлны кисеп, Куткож станциясенә бәреп керә. Немец бронепоезды ут ача. Танкистлар, бронепоездны юк итеп, кичүне чолгап ала һәм аны төп көчләр килеп җиткәнче тотып тора. Бу яуда Шәмсетдиновның экипажы 80 гитлерчыны юк итә.
Лейтенант Шәмсетдинов 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсенең Гамулец авылы янында дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда геройларча һәлак була.
Шәрипов Фатыйх Зариф улы
1921 елның 1 июлендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында туган. Комсомол. 1940 елның сентябрендә Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе (большевиклар) әгъзасы. 1942 елның 20 маеннан Көньяк-Көнбатыш һәм Воронеж фронтларында хезмәт иткән.
Капитан, 183 нче танк бригадасының 398 нче танк батальоны рота командиры.
1943 елның 17 июлендә бригада командиры белән алдынгы частьләр арасында элемтәне тәэмин иткән өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1943 елның 21 августында беренче булып Украинаның Сумы өлкәсендәге Олешня авылына танкта бәреп кергән, 2 танкка каршы корал, 3 машина, 5 танкка каршы мылтык һәм 100гә якын гитлерчыны юк иткән.
1943 елның сентябрендә Украинаның Киев өлкәсен азат иткәндә яраланган батальон командирын алмаштырган. Аның экипажы 5 танк, 10 машина һәм 150 гитлерчыны юк иткән.
23 сентябрьгә каршы төндә көчле артиллерия уты астында Шәрипов үз ротасының 5 танкы белән Днепр елгасының көнбатыш ярына чыккан һәм Балык хуторы янында плацдармда урнашкан. 3 көн дәвамында фашистларның 8 контрһөҗүме кире кайтарылган. Шәриповның отряды 172,6 биеклеген яулаган һәм Днепр буендагы плацдармны киңәйткән. Җиңү белән туган якка әйләнеп кайткан.
Герой исеменә тәкъдим ителгәннәр
Әхмәтов Госман Гайнан улы
1907 елда Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә туган. Әлмәт районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Гвардия лейтенанты, 58 нче гвардия Кызыл Байраклы танк бригадасының 3 нче танк батальоны Т-34 танкы командиры. 1945 елның 7 мартында Гданьск шәһәре янындагы яуда беренче булып Лабункен бистәсенә бәреп кергән, 4 корал, 6 миномет, 10 машина һәм 15 йөк арбасын юк иткән. Танкына дошман уты зыян китергәч, икенче танк алган һәм алдагы төнне тагын 25 машина, 20 йөк арбасы, 4 пушка, 4 миномет һәм 100гә якын гитлерчыны юк иткән. Икенче танкына да зыян килгән. Әхмәтов чыгып өлгергән, ләкин фашистлар белән атыш барышында үлгән. 1945 елның 8 мартында Прейсиш-Старгард шәһәре янындагы Баррошац җирендә һәлак булган. 1945 елның 16 мартында Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Галимов Фәйзулла Галим улы
1915 елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Таулар авылында туган. Кызыл Йолдыз район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Гвардия өлкән лейтенанты, 7 нче гвардия танк корпусының 54 нче гвардия танк бригадасы мотоукчылар пулемет батальонының танкка каршы мылтыклар ротасы командиры. 1943 елның 7 ноябрендә сугышчылар төркеме белән Украинаның Киев өлкәсе Мало-Половецкое авылына бәреп кергән, 30га якын гитлерчыны, 25 машинаныны һәм 2 бронетранспортерны юк иткән. Яуда каты яраланган һәм һәлак булган. 1943 елның 26 ноябрендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Фронттан кайтканнар
Шәһимәрданов Гарипша Шәһимәрдан улы
Бүләкләү кәгазеннән:
«1945 елның 22 апреленә каршы төндә, разведка гамәлләрен үтәгәндә, капитан Шәһимәрданов беренче булып Берлин шәһәренә бәреп керә, анда дошманның 3 танкка каршы пушкасын һәм 50гә якын солдатын һәм офицерын юк итә.
1945 елның 24 апрелендә батальон, оста маневр ясап, кичүне чолгап алу бурычы белән, Гоген-Цоллерн каналына чыга. Шәһимәрданов ротасы белән дошманның тылына бәреп керә һәм шунда ук дошманга һөҗүм итә башлый, 45 танкны һәм үзйөрешле коралны кулга төшерә, 60ка якын немец солдатын һәм офицерын юк итә.
1 майда Берлинштрасста көрәштә алдынгы отрядта хәрәкәт итә, 4 танкка каршы пушканы, 2 зенит автоматик пушканы, дошманның 95 солдатын һәм офицерын юк итә. Шул рәвешле хәрби бурычны уңышлы үтәүне тәэмин итә».
1905 елда Арча районының Түбән Әзәк авылында туган. 1927-1929 елларда Кызыл Армиядә хезмәт иткән. Тыныч тормышта укытучы, партия әгъзасы, 2 кыз бала әтисе була. Сугыш башлангач, 1941 елның 5 ноябрендә үз теләге белән фронтка китә. Саба районы хәрби комиссариаты аны Брянск фронтының 118 нче танк бригадасына курсант итеп җибәрә. 1943 елның июненнән Казан офицерлар бронетанк югары мәктәбенә дәресләр тыңларга йөри башлый.
1944 елның апреленнән 37 нче механикалаштырылган бригада составында Американың «Шерман М4-А2» танкларында сугышкан взвод белән командалык итә. 1945 елның гыйнварыннан I Белоруссия фронтының 219 нчы танк бригадасында танк ротасы командиры вазифасына билгеләнә.
Җиңүдән соң капитан булып Саба районына кайта, тагын 3 ир бала атасы була. Кайчак шаярту катыш җитдилек белән «Герой исемен ала яздым» дип әйтә торган була. Танкист кулына бүләкләү кәгазен ала алмыйча үлеп китә.
I Белоруссия фронтының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующиеның боерыгы белән, 1945 елның 30 маенда Г.Ш. Шәһимәрданов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Әлеге документ бары тик XXI гасырда гына яшерен булудан туктый. Гарипша Шәһимәрдановның улы Илдус аның күчермәсен 2013 елның 3 сентябрендә генә ала.
Гыйльфанов Муллаян Биктимер улы
1923 елда Менделеевск (Бондюг) районы Бәзәкә авылында туган. Чаллы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Гвардия лейтенанты, 37 нче танк полкының танк взводы, III Украина фронтының 15 нче гвардия механикалаштырылган бригадасы командиры. Молдованы азат иткәндә, беренче булып Красна авылы янындагы биеклеккә менгән, 2 танкка каршы пушканы, 28 машинаны, 54 йөк арбасын алган өчен, 1944 елның 29 августында Герой исеменә тәкъдим ителгән. Минчесир авылы янында танк, 2 үзйөрешле артиллерия җайланмасы (САУ), 6 кыр коралы, 7 миномет, 80 машина һәм 100 йөк арбасын юк иткән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Мифтахов Әмин Хәләф улы
1923 елда Татарстанның Баулы районы Хансөяр авылында туган. 1942 елда Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Комсомол. 1943 елдан Дала фронтында хезмәт иткән. Кече сержант, 53 нче армиянең 34 нче танк полкының Т-34 танкы башнясы командиры. Украинаның Полтава өлкәсендәге Журавли хуторына беренче булып танкта бәреп кергән, дошманның 10 пулемет ноктасын, расчетлы танкка каршы коралын һәм 50гә якын фашистны юк иткән өчен, 1943 елның октябрендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Һөҗүмне дәвам итеп, 75 метр траншеяны, танкка каршы коралны һәм расчетлы минометны, 10лап ут ноктасын һәм 100гә якын гитлерчыны юк иткән. Танк коралының турыдан-туры уты белән 30 пехотачы утырган 5 блиндаж юк ителгән, 11 пехотачы әсирлеккә алынган. Шул ук яуда Высокополье хуторы азат ителгән. Мифтахов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Җиңү белән туган ягына әйләнеп кайткан.
Фәйзрахманов Харис Фәйзрахман улы
1916 елда туган. 1942 елда Балтач районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 1943 елның 25 сентябреннән 2 нче Украина фронтында хезмәт иткән. Лейтенант, 18 нче танк корпусының 170 нче танк бригадасы взводы командиры. Фәйзрахмановның взводы Зеленое авылыннан фашистларны бәреп чыгарган һәм Украинаның Днепропетровск өлкәсенең Петрово район үзәген яулап алган һәм, фронтның төп көчләре килеп җиткәнче, 1 тәүлек буе контрольдә тоткан. Моның өчен Фәйзрахмановны 1943 елның 23 декабрендә Герой исеменә тәкъдим итәләр. Ул гитлерчыларның контрһөҗүмнәрен кире кайтарганда 2 танкка каршы батареяны, 12 машинаны һәм 70кә якын пехотачыны юк иткән. Танк пушкасы уты белән «Ю-88» самолетын бәреп төшергән. Зеленый Луг авылы янында немецларның оборонасын штурмлаганда, «Тигр» танкын, 2 танкка каршы пушканы һәм 30 гитлерчыны юк иткән. Танкына дошман уты тигәч, яраланган машина йөртүчене чыгарган һәм үзенең коралы белән оборонаны дәвам иткән. Тагын 12 пехотачыны юк иткән. Ленин ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан исән кайткан.
Шәрәфетдинов Тәлгать Ислам улы
1920 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. 1939 елның декабрендә Казан шәһәренең Молотов районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе (большевиклар) әгъзасы. 1942 елның 24 августыннан Калинин фронтында Ржев янында хезмәт иткән. Беренче булып Повитье авылына бәреп кергән, 3 ДЗОТны, 2 кул пулеметын һәм 15 фашистны юк иткән. 1942 елның 31 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Гвардия капитаны, 6 нчы гвардия танк корпусының 53 нче гвардия танк бригадасының 306 танк батальоны командиры. 1943 елның 4 ноябрендә Киев – Житомир шоссесына үтеп кереп, фашистларга чигенү юлларын калдырмаган өчен, Герой исеменә тәкъдим ителгән. 5 ноябрьдә Святошино авылы янында немецларның оборонасын өзә, Украинаның Киев өлкәсендәге 110 торак пунктны азат итә. Аның танкы беренчеләрдән булып Фастов шәһәре урамнарына төньяк-көнчыгыш яктан бәреп керә һәм оборонага баса. 7-12 ноябрьдә аның батальоны фашистларның 6 контрһөҗүмен кире кайтара. Ленин ордены белән бүләкләнгән. Фронттан исән кайткан.