Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөек Ватан сугышы музее» директоры: «Кемдер Герой булган, кемдер исемсез калган»

Казан Кремлендәге «Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы» мөдире Александр Александров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмияте турында сөйләде.

news_top_970_100
«Бөек Ватан сугышы музее» директоры: «Кемдер Герой булган, кемдер исемсез калган»

«Үткән ел 30 меңнән артык кеше килде»

Александр Александрович, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы Казанда 2005 елда, Җиңүнең 60 еллыгына ачылган иде. Шушы вакыт эчендә музей нинди экспонатлар белән тулыланды? Халык йөриме, кызыксынамы?

– Казан Кремле эчендәге бинада урнашкан музейның экспозициясе 2019 елда тулысынча яңартылды. Халык бик ошатты, музейга йөрүчеләр күп, монда төрле чаралар оештырылып тора. Җәй көне туристлар да керә. Узган ел музейга 30 меңнән артык кеше килде.

Музейның киләчәген ничек күрәсез? Сезнең Казан Кремле эчендә урнашуыгыз да бик отышлы булган.

– Әйе. Казанга килгән туристлар Кремльгә кермичә китми бит. Әмма бу тирәдә музейлар аз түгел, кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен тырышырга кирәк. Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен аңлау көчәя, шуңа күрә музейның да популярлыгы арта.

Хәзер кеше кая барса да, телефонга фото һәм видео төшерә, селфи ясый, аннары шуны интернетка урнаштыра. Шуңа күрә музейда кызык булырга тиеш. 

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалы Татарстан Милли музееның филиалы булып тора. Ул 2005 елның 4 маенда Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан ачыла. Музей Казан Кремле архитектура ансамбленә кергән элеккеге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Ул совет халкының батырлыгын таныту һәм киләчәк буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү үзәгенә әверелә. 2020 елда Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан музей-мемориалда хәрби һәм хезмәт батырлыклары белән бәйле истәлекләрне саклый торган материаллар урын алган яңа экспозиция төзелә. Аның нигезен ТР Милли музее фондында, Бөек Ватан сугышы ветераннарының шәхси архивларында, шулай ук «Кар десанты», «Отечество» хәрби эзтабарлар оешмалары, ТР «Хәтер китабы» редакциясе һәм республиканың ветераннар оешмаларында сакланган мемориаль әйберләр тәшкил итә.

Фото: © Салават Камалетдинов /Татар-информ

«Саннар үзгәреп тора»

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, хәрби тарихчылар Кызыл Армиянең югалтуларын санаган вакытта бәхәсләр күп була. Татарстанда «Хәтер китабы» төзелде. Бу эштә сезнең музей да катнашты. ТАССРдан фронтка күпме кеше киткән, күпмесе һәлак булган, хәбәрсез югалган? Яңа мәгълүматлар ачыкланамы?

– Еллар узган саен саннар да үзгәрә. Минем балачакта мәктәп дәреслегендә «Советлар Союзы 20 миллион кешесен югалткан» дип язылган иде. Хәзерге рәсми саннар – 27 миллион. Эзтабарлар эшли, архивларда сакланган документлар ачыла... Татарстаннан фронтка китүчеләрдән 378 мең кеше һәлак булган дип санала. Мәсәлән, Җиңүнең 75 еллыгына музейны төзекләндергәндә, 175 мең кеше хәбәрсез югалган, дип санала иде, ә менә үткән елга инде 21 мең кешенең язмышы ачыкланды.

Татарстаннан 185 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры булган.

Сез бит үзегез дә эзтабарлык белән шөгыльләнәсез, «Кар десанты» хәрби-патриотик хәрәкәтендә катнашасыз. Кайсы экспедиция күңелегезгә кереп калды?

– Заманында ветераннар тәкъдиме белән Казан дәүләт университетында оешкан «Кар десанты» хәрәкәтенә быел 55 ел тула. Мин үзем Бөек Ватан сугышы булган урыннарга экспедициягә беренче тапкыр 2004 елда бардым. Яу кырында ятып калган солдатларны эзләп табуда ярдәм итәсем килде. 2009 елда инде үземнең эзтабарлар отрядын оештырдым. Хәзер ул отряд кайвакыт миннән башка гына да экспедициягә чыгып китә. Күпләр, төп эш урыннары була торып та, буш вакыт табып, гомере буе экспедицияләргә йөри. 3-4 ел саен безгә яңа буын студентлар кушыла. 

Экспедицияләрдә иң истә калганы – солдатларның исемнәрен ачыкларга ярдәм иткән медальоннар һәм шәхси әйбер табылган мизгелләр. Без урман, болыннарда казыну эшләре алып барып, сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган дип саналган солдатларны табабыз, аннары аларның шәхесен, туганнарын ачыкларга тырышабыз. 

– Сугышта катнашкан Татарстан кешеләре турында ниндидер яңа мәгълүматлар ачыклап булдымы?

– Эзтабарлык эше музейның экспозициясен тулыландырырга булыша. Татарстанның «Отечество» эзтабарлар оешмасы музейга сугыш чорындагы самолет двигателен тапшырды. Экспедицияләрдә алар 60тан артык самолетның кисәкләрен тапкан, хәзер шулардан Пе-2 бомбардировщигын җыярга телиләр. 

Ә музейдагы самолет двигателенә килгәндә, Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге аның язмышын ачыкларга булышты. Ул самолетның хәрби заданиегә соңгы тапкыр каян очып китүе, немец истребителе аны кайда ничек бәреп төшерүе, экипаж әгъзаларының исемнәре (аларның берсе Татарстаннан була) – бу мәгълүматлар совет һәм немец хәрбиләренең документларында сакланган. Экипаж әгъзаларының туганнары да табылды.  

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан 185 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры була.

Фото: © Рамил Гали /Татар-информ

«Бөек Ватан сугышының сәбәпләрен белү мөһим»

Сугыш елларында Татарстанда саклану ныгытмалары төзү темасы ни дәрәҗәдә өйрәнелгән?

– Күптән түгел Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде. Казан моңа лаек. Безнең музейда Татарстанның Бөек Җиңүне якынайту өчен фронттагы һәм тылдагы батырлыгы турында сөйләнә. 1941 елда тылны ныгыту өчен Казан каймасы төзелә башлый. Ходайга шөкер, аның кирәге чыкмый. Ләкин бит бу төзелеш күпме кешенең гомере һәм сәламәтлеге хакына алып барыла. Анда дистәләгән мең кеше эшли. Бу – халыкның чын батырлыгы. Кызганыч, моны бик белмиләр. Ул яшерен төзелеш була. Казан каймасы төзелеше турында чын фотолар юк. Бүген без музей экспозициясендә файдаланган фотоларда Мәскәү янындагы шундый ук төзелештә төшерелгән күренешләр сурәтләнгән.


БЕЛЕШМӘ: Татар электрон энциклопедиясе мәгълүматлары буенча (tatarica.org), Казан каймасы – инженерлык ныгытмалары системасы. СССР Оборона дәүләт комитетының 1941 елның 13 октябрендәге карары нигезендә, Казанны немец-фашист гаскәрләре һөҗүменнән саклау өчен оештырыла. 

Саклану чиге Казан тирәсендә ярымбоҗра булып урнаша. Чувашия һәм Татарстан территорияләре буйлап Покровка авылыннан Урмары, Кайбыч, Апас авыллары аша Куйбышев шәһәренә (ТАССР) кадәр сузыла. Казан каймасының озынлыгы 331 чакрым (шуның 151 чакрымы – танк үтә алмаслык тирән чокырлар, 79,61 чакрымы – эскарплар, 1,96 чакрымы – контрэскарплар) тәшкил итә. 392 идарә-командалык һәм күзәтү пункты, 98 яшерен ату ноктасы, танкка каршы ата торган 45 миллиметрлы туплар өчен – 44 дзот, 76 миллиметрлы туплар өчен – 12 дзот, 419 землянка төзелә.

Корылмалар бик авыр шартларда, нигездә, колхозчылар көче белән торгызыла. Анда шулай ук хезмәткәрләр, эшчеләр, мәктәп балалары һәм студентлар да катнаша. Казанны саклау корылмаларын торгызуда 107 мең кеше (1941 елның декабре) эшли. 1942 елның 11 февралендә Казан каймасы дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Немец-фашист гаскәрләре Мәскәү янында тар-мар ителгәч (1941-1942), консервацияләнә.


 

– 1945 елда Берлинның Рейхстаг бинасы түбәсенә Кызыл байрак кадаучыларның берсе Гази Заһитов була. Аңа үзе үлгәннән соң Россия Герое исемен бирергә кирәк, дигән фикергә ничек карыйсыз? Сугыштан соң бик күп дистә еллар узгач та вафат булган кешеләрнең батырлыгын данлаган мисаллар бар бит.

– 80 ел узган бит инде, без бүген Рейхстаг түбәсенә Кызыл байракны кем беренче булып кадаганын 100 процент ышаныч белән әйтә алмаячакбыз. Ул урында булган кешеләр биргән мәгълүматлар тарих дәреслекләренә кертелгән. 80 елдан соң нишләп без аларны яңадан язарга тиеш? Бу сорауга җавап бирүе бик кыен, кем беренче булган дип, секундомер тотып санап тормаганнар бит. Алайса, байрак кадаганнарның барысына да бирергә кирәк. Немец дзоты амбразурасын күкрәге белән каплаган Александр Матросов батырлыгын искә төшерик. Андый батырлыкны күпләр кабатлаган, кемдер Герой булган, кемдер орден-медальләр белән бүләкләнгән, ә кемдер исемсез калган.

Сугыш тарихындагы нинди вакыйгаларга игътибар итәргә кирәк? Кайсы тарихи фактлар бүген дә актуаль?

– Бөек Ватан сугышының сәбәпләрен белү мөһим. Брест, Мәскәү, Сталинград өчен барган сугышлар турында азмы-күпме беләләр, ә менә сәбәпләр турында сүз чыкса... Германиянең Советлар Союзына һөҗүм итүенең максат һәм бурычларын белү мөһим.

Хәзер элек сер булып сакланган бик күп документлар ачылды. Шуларга карыйсың да, сугышта һәлак булган 27 миллион кешенең 13 миллион 625 меңе нишләп тыныч халык соң, дигән сорау туа. Бу нинди сугыш булган?  Күпләрнең «Барбаросс планы» турында ишеткәне бардыр, ә «Ост Генераль планы» турында белүчеләр бармы икән? 

Ул сугыш кемнәргә каршы барган? Сугышта җиңелү безгә нәрсәсе белән куркыныч булыр иде? Төп сораулар – менә шулар. Шунысын аңларга кирәк: бу – халыкларны юкка чыгару сугышы һәм исән калу өчен барган сугыш иде. Ә бит бүген дә моны аңлап бетермәүчеләр бар. Моны һәркемгә аңлатырга кирәк. 


ТАРИХИ МӘГЪЛҮМАТ: «Барбаросс планы» – Гитлерның Советлар Союзы территориясен тиз арада яулап алу, бөтен табигать байлыкларына хуҗа булу һәм яулап алынган җирләрдә Германиягә буйсына торган кечкенә дәүләтләр төзү планы.

«Ост Генераль планы» – нацистлар Германиясенең Көньяк Европада хакимлек итү программасы. Аның максаты Польша һәм СССР территорияләрендәге халыкларның 75-85 процентын мәҗбүри рәвештә Төньяк Кавказ, Көнбатыш Себер һәм Көньяк Америкага күчерүдән гыйбарәт була. Тарихчылар, бу «күчерү» сүзенең асылы – «юкка чыгару» дигәнне аңлата, дигән фикердә. Сугыш вакытында фашистлар оккупацияләгән территорияләрдә кайбер милләт вәкилләренең махсус юкка чыгарылуы билгеле. 


Фото: © Рамил Гали /Татар-информ

Быел музей нинди кызыклы чаралар әзерли?

– «Кар десанты» хәрәкәтенә быел 55 ел тула, дидек. Шушы елларда эзтабарлык өлкәсендә зур тәҗрибә тупланды. 8-10 июньдә Россия күләмендә конференция үткәрергә җыенабыз.

9 Май – Бөек Җиңү көне уңаеннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә бәйрәм программасы әзерлибез. Ел азагында патриотик форум үткәрергә ниятлибез. 

Җәй көне тагын бер түгәрәк дата көтелә – Курск дугасының 80 еллыгы. Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләренә йогынты ясаган бу бәрелешкә багышланган күргәзмә оештырылачак. (Курск дугасындагы сугыш тарихта танклар катнашында иң зур бәрелеш санала. Анда 2 миллион кеше, 6 мең танк, 4 мең самолет катнаша. Кызыл Армия гаскәрләре, 1943 елның июль-август айларында вермахт көчләренең һөҗүменә каршы торып, аларны тар-мар итә, һәм, шул көннән башлап, сугышта стратегик инициативаны үз кулына ала). 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100