news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бодай бушатканда ашлык астында калган егет үлгән

Бала өстенә 14 тонна чамасы ашлык коелган.

news_top
Бодай бушатканда ашлык астында калган егет үлгән
volgograd.sledcom.ru/

Волгоград өлкәсендә күмәк фермер хуҗалыгы территориясендә балигъ булмаган бала үлгән. Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Данилов районында урнашкан хуҗалыкта ашлык бушатканда 17 яшьлек үсмер һәлак була. Ул биредә эшли. 

Тикшерү версиясе буенча, «Камаз» машинасыннан ашлык бушаткан чакта үсмер малай ашлык кабул итә торган җайланма эченә төшеп китә һәм аның өстенә 14 тонна чамасы бодай коела. 

Биредә эшләүче башка кешеләр әлеге фаҗигане күреп торалар, алар үсмерне ашлык арасыннан казып ала башлыйлар. Ләкин аны коткара алмыйлар. Үсмер урында ук һәлак була, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар