news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Боҗрасыман пицца

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан боҗра пицца рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Боҗрасыман пицца
Камыр өчен: 1 стакан жылымса су, 1 чәй калагы коры чүпрә, 1 йомырка, бер чеметем тоз, он.

Камырны басып бетерер алдыннан 50 грамм сыек май салырга. Камыр әзер булгач, табага кырыйлары чыгып торырлык җәеп салырга.

Эчлек өчен: тозлы кыяр, яңа өзелгән помидор, пешкән һәм ярымысланган колбаса, сыр.

Ингредиентларны шакмаклап турарга һәм болгатырга, таба әйләнәсе буенча җәяргә, өстенә сыр уарга.

Сез эчлекне үзегез теләгәнчә ясый аласыз.


Кырыена гына майонез, кетчуп сыларга, шуның өстенә эчлеген салырга, эчлек өстен кырыйдагы камыр белән капларга. Уртасын кискәләп, камырын өстенә капларга.  


Пешкәч өстенә уылган сыр сибәргә һәм 3-5 минутка духовкага куеп алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар