Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«BMW таптаган үсмер комада». Башкортстанда депутат малае төнлә авария ясаган

Салават шәһәрендә билгеле эшмәкәр, шәһәр советы депутатының улына карата суд чикләү чарасы билгеләде.

news_top_970_100
«BMW таптаган үсмер комада». Башкортстанда депутат малае төнлә авария ясаган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Салават шәһәре суды BMW Х6 машинасы белән барганда җәяүлене бәрдергән Герман Х.га карата чикләү чарасы билгеләде. Суд карары белән аңа билгеле бер гамәлләр: 18.00-07.00 сәгатьләрдә өйдән чыгу, шаһитлар белән аралашу, машина белән идарә итү тыела. Чикләү 10 июльгә кадәр билгеләнде. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

21 майда Германның туган көне, аңа 20 яшь тулды, суд та шушы көнне булды. Егетне судка әтисе алып килде, ул биредә билгеле депутат һәм бизнесмен Илдар Х. диелә хәбәрдә.

Герман 10 майда Салават шәһәрендә BMW машинасында барган килеш, җәяүле 17 яшьлек үсмерне таптый, үсмер имгәнә, хәзер ул авыр хәлдә, хастаханәдә реанимациядә ята. Аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Әлеге эшне тикшерүне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә алды.

Төнге һәлакәт кадрлары социаль челтәрләрдә тарала. 17 яшьлек Вилдан юлда ята, аны бәрдереп киткән Герман исә юл кырыеннан кулын кесәгә тыккан килеш бара. Шаһитлар ярдәм тәкъдим итә. Германның әтисе дә бирегә килгән, авария урынында төшерелгән кадрлардагы кеше аңа охшаган, дип яза «Башкортстан» телеканалы.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 яшьлек йөртүченең светофорның кызыл төсенә хәрәкәт итүе ачыкланган. Агентлык авариянең Островский урамында төнге бер тулганда булуын, имгәнгән үсмернең соңрак комага китүен дә хәбәр итте.

Тикшерү эксперименты уздырганнар, автотехник экспертиза билгеләнгән. Тикшерүче гаепләнүчене сак астына алуны сорый. Ләкин суд аның гамәлләрен чикләү турында карар кабул итә. Тикшерүчеләр карар белән килешми, алар дәгъва белдерәчәк, дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Шаһитлар сүзләренчә, машина бәрдергән җәяүле 13 метр чамасы ераклыкка очып киткән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100