news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Bloomberg: ОПЕК илләрендә нефть чыгару күләме 1990 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән

news_top
Bloomberg: ОПЕК илләрендә нефть чыгару күләме 1990 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Израиль һәм АКШның Иранга каршы сугышы нәтиҗәсендә ОПЕКка кергән илләрдә нефть чыгару соңгы 36 елдагы иң түбән күрсәткечкә кадәр кимегән. Бу хакта Bloomberg агентлыгы базар катнашучылары арасында үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары нигезендә хәбәр итә.

Нефть экспортлаучы илләр оешмасына кергән дәүләтләр апрель аенда тәүлегенә нибары 20,55 миллион баррель нефть чыгарган. Мондый түбән күрсәткеч соңгы тапкыр 1990 елда теркәлгән булган. Апрельдә нефть чыгаруның гомуми кимүе тәүлегенә 420 мең баррель тәшкил иткән. Моңа кадәр, март аенда, консорциумда җитештерү тәүлегенә 8,6 миллион баррельгә кимегән.

Фарсы култыгындагы нефть белән тәэмин итү өзелү — тарихтагы нефть базарындагы иң зур өзеклекләрнең берсе — авиация ягулыгы, дизель ягулыгы һәм бензин бәяләренең артуына китергән. Бу исә яңа инфляция дулкынына һәм глобаль рецессиягә сәбәп булырга мөмкин. Шул ук вакытта нефть фьючерслары АКШ белән Иран арасындагы сугышны тәмамлау буенча сөйләшүләр турындагы белдерүләр фонында төрле юнәлештә үзгәрә.

Апрельдә нефть чыгару Кувейт һәм Иранда иң нык кимегән. Кувейтта җитештерү күләме тәүлегенә 470 мең баррельгә төшкән — узган айда ил тәүлегенә нибары 800 мең баррель нефть чыгарган, бу сугышка кадәрге дәрәҗәнең өчтән береннән дә азрак.

Иран исә 13 апрельдә башланган Америка блокадасы шартларында (50 судно башка маршрутка җибәрелгән, кайберләре тоткарланган) нефть чыгаруны тәүлегенә 180 мең баррельгә киметеп, 3,05 миллион баррельгә кадәр төшергән.

1 майдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ОПЕК һәм ОПЕК+ составыннан чыккан. Алар картель әгъзасы булып 1967 елдан бирле торган (ул вакытта оешмага Әбу-Даби әмирлеге кергән, ә БГӘ әле булмаган). Bloomberg апрель сораштыруы Әмирлекләрнең узган айдагы нефть чыгару мәгълүматларын да үз эченә ала.

Хәзер ОПЕК әгъзалары булып 11 дәүләт кала: Алжир, Венесуэла, Габон, Ирак, Иран, Конго, Кувейт, Ливия, Нигерия, Согуд Гарәбстаны һәм Экваториаль Гвинея, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар