news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Bloomberg агентлыгы ялгышлык белән Россия Украинага бәреп керде дигән хәбәр чыгарган

Агентлыкта моны ялгышлык дип атаганнар.

news_top
Bloomberg агентлыгы ялгышлык белән Россия Украинага бәреп керде дигән хәбәр чыгарган

АКШта теркәлгән Bloomberg агентлыгы Россия Украинага бәреп керде дигән яңалык чыгарган. Бу безнең вакыт белән төн уртасы, агентлыкта 16:00 сәгать булган. Яңалык ярты сәгать кенә эленеп тора, аны алып аталар, хата икәнлеген әйтәләр, гаеплеләр ачыкланачагын белдерәләр.

Редакциядә бу яңалыкның ни сәбәпле куелганын да аңлатканнар. Агентлыкта мөмкин булган сценарийлар алдан ук язылып куела, дип аңлатканнар. Агентлык күптән инде Россия белән Украина арасында сугыш булачак дип фаразлый, менә инде "башлап та куйганнар". Журналистлар бик нык үкенә, дигәннәр агентлыкта.

Шушыңа охшаш хәл Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов белән бәйле рәвештә булган иде. Ислам Кәримов вафат икән дигән имеш-мимеш таралгач, "Интерфакс" "Ислам Кәримов вафат" дигән мәкалә әзерләгән. Ялгышлык белән ул мәкаләне кемдер чыгарган. Интерфакс ул инцидент өчен гафу үтенгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар