Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогерларның бүләк уйнатуында катнашу куркыныч түгелме?

news_top_970_100
Блогерларның бүләк уйнатуында катнашу куркыныч түгелме?
Фото: "Татар-информ" архивы

Еш кына блогерларның төрле бүләкләр уйнатуын күрергә була. Күпчелек очракта ул уенда катнашу куркынычсыз, әмма соңгы арада мошенниклар блогерлар арасында популяр булган бүләк уйнатуларны интернет кулланучылардан акча урлау өчен актив файдалана башлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсе кисәтә, дип яза Mail.ru сайты.

«Социаль челтәрләрдә блогерлар, аудитория җәлеп итү өчен, еш кына бүләкләр уйната, әмма җинаятьчеләр кешеләрне, шул исәптән яшүсмерләрне алдау өчен, нәкъ шушы схемаларны кулланырга мөмкин», – диелә ведомство хәбәрендә.

Имеш, откан бүләкне алу өчен, шикле сылтамалар аркылы комиссия түләтү яки башка хезмәтләр мошенниклык билгесе булып тора.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты җитәкчесе урынбасары Данил Филиппов сүзләренчә, кибермошенникларның алдау өчен 1,5 меңләп сценарие бар. Аларның иң киң таралганы – хокук саклау органнары яки Россия Үзәк Банкы хезмәткәре исеменнән шалтырату.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100