Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогерларны исәпкә алу һәм махсус операция белешмәләре: ноябрьдә нинди яңалыклар көтелә?

1 ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, мәктәп укучыларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына, пенсионерларга, блогерларга һәм майнерларга кагылучы Россия законнарына һәм норматив хокукый актларына үзгәрешләр гамәлгә керә.

news_top_970_100
Блогерларны исәпкә алу һәм махсус операция белешмәләре: ноябрьдә нинди яңалыклар көтелә?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

10 меңнән артык язылучысы булган блогерларга теркәлергә туры киләчәк

Россиядә 10 меңлек блогерлар реестрын булдырачаклар. 1 ноябрьдән 10 меңнән артык язылучысы булган социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кулланучылары үзләре турында Роскомнадзорга (РКН) мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Теркәлмәгәннәрнең аккаунтлары блокланачак. 2025 елның 1 гыйнварыннан теркәлмәгән 10 меңлек блогерлар өчен реклама, репостлар тыелачак.

«Кем нәрсә турында сөйләгәнен аңлау өчен блогерлар реестрын булдыру – яхшы идея. Гомумән мәгънәсез, буш сүзләр сөйләүче блогерлар да бар. Мин моны хуплыйм. Бәлки, бу – дәүләт тарафыннан хупланачак ниндидер җитди блогерлар бергәлеген булдырырга ярдәм итәр», – ди Казан блогеры Екатерина Бибишева.

Яңалык Роскомнадзорның социаль челтәрләр реестрына кертелгән 15 социаль челтәрдәге блогерларга кагыла. Мәсәлән, «YouTube», «Telegram», «ВКонтакте», «Одноклассники», «RuTube» һәм башкалар. Әлегә яңалык безнең илдә тыелган социаль челтәрләрдәге блогларга кагылмаячак, әмма киләчәктә бу үзгәрергә мөмкин.

Майнингны контрольгә алачаклар

Дәүләт майнингны соры зонадан чыгарырга тели: 1 ноябрьдән криптовалюта чыгаруны легальләштерү турындагы закон эшли башлаячак. Хәзер юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр «майнинглый» алачак. Беренчеләре Цифрлар министрлыгының махсус реестрында булырга тиеш.

«Барыннан да элек, дәүләт барлык майнерларның исәбен алырга тели: криптовалютаны махсус реестрга кертелгән юридик затлар гына чыгара алачак. Шәхси затларга реестрга керү мәҗбүри түгел, әмма алар өчен энергия куллануның чик нормалары билгеләнә. Бу реестрны Федераль салым хезмәте алып барачак, бу – дәүләтнең майнингтан тулы күләмдә салым алырга теләвенә ишарә итә», – дип хәбәр итте «ComNews» мәгълүмат төркеме баш мөхәррире Леонид Коник.

Виртуаль валюта рәвешендәге хезмәт хакы турында Росфинмониторингка хисап тотарга кирәк булачак.

«Майнинг вакытында төп чыгым чыганагы – электр энергиясе. Һәм еш кына майнерлар арзан электрлы төбәкләрдә эшли, ә кайчакта бөтенләй дә соры схемаларны кулланалар – мәсәлән, майнинг фермасын электр белән тәэмин итүгә ташламалы тарифлар сакланган ташландык пионер лагерьләрендә урнаштыралар. «Электроэнергетика турындагы» законга яңа төзәтмәләрнең берсе дәүләткә РФнең билгеле бер субъектында һәм хәтта аерым территориядә майнингны тыю хокукы бирә», – дип өстәде Коник.

СБП аша дәүләт хезмәтләре өчен түләү комиссиясен гамәлдән чыгарачаклар

1 ноябрьдән Россия банкы тиз түләүләр системасы (СБП) аша дәүләт файдасына күчерүләр өчен комиссияне гамәлдән чыгарачак.

«Сүз балалар бакчалары, түгәрәкләр, секцияләр, салымнар, штрафлар һәм башкалар өчен түләү турында бара. Шул ук вакытта банклар үзләре мондый түләүләр үткәрү өчен көйләүчегә бернинди комиссия дә түләми», – дип хәбәр иттеләр Үзәк банк матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, ноябрьдән аена 100 мең сум тәшкил иткән түләүсез күчерүләр лимиты электрон акча янчыклары белән операцияләргә дә кагылачак. Бу сумма чикләрендә СБП аша акчаны башка кешегә күчереп кенә калмыйча, шәхси электрон янчыкларны да тулыландырырга мөмкин булачак.

Фото: © «Татар-информ»

Махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмәләрне Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин булачак

1 ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Документны хәрби хезмәткәр үзе дә, аның гаилә әгъзалары да ала алачак. Белешмә төбәк хакимиятләре тарафыннан билгеләнгән төрле социаль ярдәм чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә.

Яңалык шунда, элек белешмәләрнең бердәм үрнәге юк иде. Аларны хәрби часть командирлары яки военкоматлар ирекле формада язып бирә иде. Хәзер белешмәнең бердәм үрнәге бар.

Фото: © «Татар-информ»

Чит ил агентлары булган депутатларның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла

11 ноябрьдән хакимият органнарында вазыйфа биләүче һәм чит ил агентлары реестрына кертелгән гражданнарның вәкаләтләре туктатылачак.

«Кешене чит ил агенты итеп тану турында карар кабул итү нигезе – чит илдән акча алуы. Йә сез үз илегезнең гражданнары булыгыз, үз илегез мәнфәгатьләрендә эшләгез, юк икән, хакимият органнарында эшли алмыйсыз», – диде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.

Агымдагы елның маенда Володин хәбәр иткәнчә, Россиядә төрле дәрәҗәдәге депутатлар булган унлап чит ил агенты бар.

Фото: © «Татар-информ»

Очучылар һәм шахтерларның пенсияләрен яңадан саныйлар

Шахтерлар һәм очучыларның пенсияләренә өстәмә түләүләр күләме кварталга бер тапкыр төзәтелә. Гражданлык авиациясе самолетларының очу экипажлары әгъзаларына һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә түләүләр зарарлы һәм киеренке хезмәт шартларына бәйле рәвештә бирелә.

Быел соңгы төзәтмә 1 ноябрьдә ясалачак. Очучыларга һәм шахтерларга пенсиягә өстәмә түләү, уртача айлык хезмәт хакына һәм эш стажына карап, индивидуаль рәвештә исәпләнә. РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, Татарстанда 298 шахтер-күмерче һәм 564 очучы өстәмә түләү ала.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100