Блогерлар тыелган социаль челтәрләрдәге реклама креативларын агымдагы елның 1 сентябренә кадәр бетерергә тиеш була. Бу хакта 2025 елның 20 июнендә Петербург Халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2025) кысаларында узган «Россия интернет-рекламасы базары» сессиясендә Роскомнадзор җитәкчесе урынбасары Владимир Логунов хәбәр итте, дип яза «Известия».
Логунов искәрткәнчә, 1 сентябрьдән көченә керәчәк яңа закон тыелган экстремистик ресурсларда, блокировкаланган ресурсларда реклама урнаштыруны тыя. Әгәр элек тыелган платформаларда моңа кадәр урнаштырылган реклама креативлары калса, бу – социаль челтәрдә реклама урнаштыру факты булып саналачак һәм закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралачак, дип ассызыклады ул.
«Трендларга килгәндә, без күрәбез: базардан башка уенчылар киткәч, «ВКонтакте» һәм Telegram – реклама тарату өчен төп каналлар булып калды. Бу – иң тиз үсүче сегмент. Күпчелек реклама бюджетлары нәкъ менә шул платформаларга юнәлә», – диде Логунов.
Логунов сүзләренчә, Россия платформаларына күчү реклама таратучы компанияләрнең җаваплы мөнәсәбәте белән бәйле.
Моннан тыш, Логунов 2024 елда реклама бирүчеләр интернет-рекламага 859 миллиард сум акча тотканлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, якынча 1,3 миллион реклама бирүче «Рунет»та 3,5 миллиардка якын креатив урнаштырган, диелә хәбәрдә.