news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогерлар туе: 200 кунак һәм ярты миллион сумлык торт

news_top
Блогерлар туе: 200 кунак һәм ярты миллион сумлык торт
Блогерларның аккаунтыннан

Башкортстанның Әбҗәлил районында 2 блогер өйләнешкән. Гүзәл һәм Илгиз Бадаловларның туйларына 200 кеше чакырылган. Бу хакта «Башкортстан» гәзите яза.

Кияү белән кәләш өчен махсус кием тектергәннәр. Яшьләр әти-әниләренә, бер-берсенә багышлап башкортча җырлар башкарган, эстрада йолдызлары дискотека ясаган.

Блогер Илгиз Бадалов, кемнең туена барса да, кыйммәт хакка тортның беренче кисәген сатып ала торган булган. Ул аукционда 50, 100 меңгә дә торт кисәге алган. Дуслары аларның тортының беренче кисәген, җыелышып, ярты миллион сумга сатып алган.

Икенче көнне киленгә су юлы күрсәткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар