
Казанда “Ач ифтар” акциясе узган. Гадәти авыз ачу мәҗлесләреннән аермалы буларак, бу табында хөрмә җимеше һәм судан башка берни дә булмаган. Башкала кафеларының берсендә узган чарада 40лап кеше катнашкан.
“Ач ифтар”ны оештыручы блогер Рәсүл Тавдиряков социаль челтәрләрдә бу акцияне түбәндәгечә аңлаткан: оештыручылар планетаның төрле почмакларында ачлы-туклы яшәүче дин кардәшләренә теләктәшлек белдерергә теләгән. Үзенчәлекле акция дүртенче тапкыр оештырылса да, Казанда ул беренче тапкыр уздырылган.
“Без ифтарга кайвакыт бик күп ризык сарыф итәбез. Ә ашалып бетмәгәнне ташлыйбыз. Шул ук вакытта Африкада миллионлаган мөселман ач тора. Шуңа күрә артык бай табынга тотыласы акчаны без хәйрия өчен файдаланырга булдык”, – дип аңлата блогер.
Әлеге чара белән кызыксынучылар “Ач ифтар”да катнашучылар сәхәргә дә су белән хөрмә җимеше генә ашады микән дип сораштырган. Рәсүл Тавдиряков: “Юк, без тәравих намазыннан соң ашадык, аннан соң сәхәрләдек тә әле” - дип җавап биргән.