Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогерлар Илүсә белән Раушан УЗИга барды: кем туачагы билгеле

news_top_970_100
Блогерлар Илүсә белән Раушан УЗИга барды: кем туачагы билгеле
19ilyca94 аккаунтыннан

Илүсә белән Раушан дуслары белән УЗИга барды. Яшьләр икесе дә дулкынлана, Илүсәнең «Безнең кемебез туачак дип уйлыйсың?» дигән соравына ире «белмим» дип кенә җавап бирә. Ә ​ Илүсәнең дус кызлары «малай була» дип уйлый.

– Доктор эч авыртканчы су эчәргә кушты, мин эчтем, әмма «бу гына җитми» дип, доктор мине тагын борып чыгарды. Түзә алмаслык хәлгә килгәнче эчәргә кирәк, дип әйтә ул, ә миң бүтән эчә алмыйм, – ди Илүсә, көлеп.

Бүген доктор кем булачагын гаилә дусларына әйткән. Иртәгә яшьләр дуслары оештырган гендер-патида кем туачагын үзләре дә беләчәк. Дус кызлары булачак әтине кызыктырып: «Раушан, син кем булачагын күз алдыңа да китермисең», «Сине шундый яңалыклар көтә», – диләр. Раушан исә «Эх сез, интриганнар», – дип, уйга батып йөри.

«Кызлар гендер-патины 5 көннән соң гына үткәрмәкче иде, тик без моңа риза булмадык, безнең дә тизрәк беләсебез килә», – ди Илүсә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 август 2023
    Исемсез
    Харап икэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100