Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы блогерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «МедиаПоле» авыл тематикасы буенча мәгълүмати проектларның илкүләм премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Премия «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Премиянең төп максаты - Россия авылының уңай образын тудыруга, шәһәр яны территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен, агротуризмны таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән медиапроектларны ачыклауга һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«МедиаПоле» илкүләм премиясендә 18 яше тулган Россия Федерациясе гражданнары – шәхси авторлар, блогерлар, студентлар, яшь белгечләр, медиаконтент авторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм журналистлар катнаша ала.
Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Составына медиаөлкәнең танылган экспертлары кергән жюри иң яхшы 120 авторны сайлап алачак.
Октябрьдә финалистлар ике көнлек эшлекле программада катнаша, анда медиаөлкәнең әйдәүче экспертлары белән таныша, шулай ук илнең иң яхшы медиаүзәкләрендә була, диелә хәбәрдә.
Җиңүчеләргә үз проектларын танытуга акчалата сертификатлар, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Премиянең приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә. Гаризалар бирү турында мәгълүмат рәсми сайтта: медиаполе.рф, шулай ук Премиянең ВКонтакте һәм MAXтагы социаль челтәрләрендә бар.