news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Юлия Нәбиева иренең кыйммәтле бүләген күрсәтә: «Кайчандыр ипи алырга акча юк иде»

news_top
Блогер Юлия Нәбиева иренең кыйммәтле бүләген күрсәтә: «Кайчандыр ипи алырга акча юк иде»
Фото: © социаль челтәрдән

Блогер Юлия Нәбиевага ире кыйммәтле бүләк ясаган – «биюче» бриллиантлы алкалар белән сөендергән.

«Беләсезме, хәзер искә төшереп утырдым… Кайчандыр, безнең ипи алырга да акчабыз булмаганда, ул каяндыр акча табып, өйгә 3 роза күтәреп кайта иде. Ә мин, елмаеп булса да каршы алыр урынга, «ипи яки макарон алган булсаңчы» дип ачуланып, кәнәгатьсезлек белдерә идем. Ә аның бары тик минем кәефемне күтәрәсе килгән.

Ул миңа һәрвакыт бизәнү әйберләре бирә. Һәм ул, миннән аермалы буларак, романтик.

Әтисе, бик зур рәхмәт. Шаккаттырдың, чынлап әйтәм. 10 ел эчендә бриллиантка кадәр үсеп җиттек. Яратам», – дип яза ул, шатлыгы белән бүлешеп.

«Юля, син мондый бүләкләргә лаек!», «Бер-берегезне саклагыз», «Морган – чын ир-ат. Гаиләгездә һәрвакыт аңлашу, ышаныч булачак», «Бәхетле булыгыз», – дип блогер өчен сөенешкән «подписчик»лары.

«Синең аркада кеше булды инде ул. Ты че, «звезда»! Морганның мордасына берне тарт әле. Минем өчен, яратып кына», – дип, шаярту катыш язылган комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар