Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевләр гаиләсе авыр вакыт кичерә: «Күз яшьләре, куркыныч…»

news_top_970_100
Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевләр гаиләсе авыр вакыт кичерә: «Күз яшьләре, куркыныч…»
Фото: социаль челтәрләр

Актанышта яшәүче блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевләрнең бик борчулы чаклары. Шушы арада Иршатның әтисе Илдус абыйда яман чир тапканнар. Блогерлар бу хакта социаль челтәрдә сөйләде.

«Бу халәттә алга таба яши алмыйм, сезгә барысын да ачыктан-ачык сөйлисем килә. Безнең гаиләбездә бик авыр вакыт... Һәрберебезнең гаиләсендә икешәр-өчәр бала. Барыбызга да эшкә йөрергә, гаиләләребезне туендырырга кирәк. Һәрберебезнең үз мәшәкатьләре. Тормыш дәвам итә. Тик хис-кичерешләр өскә калкып чыга. Авыр, күз яшьләре, куркыныч… Безнең барыбызда да шушы халәт. Әмма без бирешмибез, без бергә. Нәрсә булды соң, дип сорарсыз?

Безнең әтиебездә (кайнатабыз) – онкология…

Мин бу постны ничек язарга да белмәдем, фикерләремне туплый алмыйм. Ниндидер акыллы сүзләр булмаячак.

Бәхет өчен нибары ике әйбер кирәк – сәламәт тән һәм күңел тынычлыгы. Барыгызга да шуны телим», – дип, борчулары белән уртаклашты Юлия.

Блогерларның сәхифәсен карап барып, алар белән бер булып яшәүче язылучылары Илдус абыйга сәламәтлек телиләр. Балаларына күңелләрен төшермәскә, бары тик яхшыга гына өметләнергә киңәш итәләр.

«Рак – үлем карары түгел. Узган ел без дә интектек, хәзер ремиссиягә чыктым, Аллаһка шөкер. Тизрәк савыгуын телибез әтиегезнең», «Безнең әтинең дә онкология иде. Беркем дә гарантияләр бирмәде. Әтиебез белән барысы да әйбәт», «Аллаһ шифа бирүче, дога кылыгыз, сорагыз», – дип язалар аларга.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Блогерлар сәер халык инде ул. Миндәдә онкология, күршемдә дә. Мин ремииссиядә, күршем дистәләгән химиядән соң. Дөньяга кычкырмыйбыз. Якыннарны борчымаска тырышабыз. Ул синеке генә!! Килешәсең, яшисең!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100