news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Василий популярлык китергән видео турында: «Сүгенү дип тә әйтеп булмый инде»

Тракторчы блогер Василий Ивановның 48 меңнән артык укучысы бар.

news_top
Блогер Василий популярлык китергән видео турында: «Сүгенү дип тә әйтеп булмый инде»

Тракторчы блогер Василий Иванов «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда үзенә популярлык китергән видео турында сөйләде. «Сүгенү… Сүгенү дип тә әйтеп булмый инде аны… Кончаем поле дигәннән башланды», — диде ул.

Рус сүзләрен бутап әйтү Василийга популярлык китерә. Әмма ул бу ялгышыннан соң кайберәүләр кебек видеосын алып ташлап, аккаунтын ябып куймый. Кисәктән килгән популярлыктан файдалана, яңа видеолар куя.

«Хәзер видео куймый торсаң, авырмыйсыңмы дип кызыксына башлыйлар. Бер куя башлагач, куеп торырга кирәк. Яшь блогерларга да киңәш шул — башласагыз, ташламагыз», — диде блогер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар