Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Василий Ивановның авылдашы махсус операциядә һәлак булган

news_top_970_100
Блогер Василий Ивановның авылдашы махсус операциядә һәлак булган

Тракторчы-блогер Василий Ивановның авылдашы махсус операциядә һәлак булган. Кайгылы хәбәрне блогер үзенең сәхифәсендә җиткерә. 

«Кызганыч, бергә уйнап үскән егетебезне җирләргә туры килде бүген. Ул – шушы Чура авылында үскән кеше. Үзен хатыны авылына күмәргә дип сораган булган. Мобилизацияләнгәч: «Алай-болай була калса, шунда алып кайтыгыз», – дигән. Шуңа Мари Эл республикасына алып барып күмдек.

Әти-әнисе һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз», – дип яза Василий. 

«Авыр туфрагы җиңел булсын. Бик кызганыч. Күпме кешеләрне салкын җиргә салды бу сугыш. Аллаһның рәхмәте белән бетсен иде инде», «Гафу итегез, лайк куеп булмый бу хәбәргә. Бөтен көчкә «туктагыз!» дип кычкырасым килә», «Бигрәк күп кайталар, кемнәргә кирәк соң бу», «Әти-әнисенә сабырлык, дип язабыз да, гомерлек хәсрәт бит инде бу, аңлатып булмый торган хәсрәт», – дип, моңсу комментарийлар калдырганнар блогерның дуслары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100