Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Василий Иванов, сеңерләре өзелеп, хастаханәгә эләккән

news_top_970_100
Блогер Василий Иванов, сеңерләре өзелеп, хастаханәгә эләккән
"Татар-информ" архивы

Авыл контентын күрсәтеп популярлык казанган блогер Василий Иванов, уң кулының сеңерләре өзелеп, хастаханәгә эләккән.

«Казанда хастаханәдә әле, дуслар. Кичә операция булды, әйбәт, дип әйттеләр. Сеңерләрне тегеп куйдылар. Менә хәзер шушы фиксатор белән 1 ай йөрисе. Баян шикелле бер нәрсә. Монысы – Саба районыннан бер абый, ул да минем кебек «баян» күтәргән», – дип, палатада үзе белән бергә ятучы иптәшләрен дә күрсәтеп алган ул.

«Эшне сул кул белән эшләргә маташам. Кырынганда да киселдем, сул кул белән юньләп эшләп булмый шул. Күз тиядер сиңа, диләр. Алай күз тиярлек җирем дә юк инде», – дип аптыраган Василий.

«Эчләрең янып ятадыр, самый эш вакытында. Исән-сау терелеп кайт», «Ашыкма, Василий, дәваланып бет, эш качмый ул», «Терел, брат», – дип комментарийлар юллый аңа виртуаль дуслары. «Баяныңны кыстырып, гастрольгә инде сиңа, Василий», – дип шаяртучылары да бар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100