Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер үз эшенең авырлыклары турында: «Сезгә күренәсе бар дип, иртүк торып, чәч ясыйбыз»

news_top_970_100
Блогер үз эшенең авырлыклары турында: «Сезгә күренәсе бар дип, иртүк торып, чәч ясыйбыз»
Салават Камалетдинов

Социаль челтәрләрдә бакчачылыкка багышланган блог алып баручы Рәмзия Әхмәдуллина «Блогерлар кирәкме, юкмы?» дигән темага фикерләрен язган.

Кемнәр алар блогерлар? Яңа төр һөнәр бу, яңа шөгыль! Һөнәр дим, чөнки бик күп хезмәт, тырышлык, сабырлык сорый бит бу эшебез. Килешәсезме? Үзең белгәнне генә кешегә өйрәтеп була. Матурны, чистаны гына кешегә күрсәтеп була. Моның өчен күпме вакыт кирәк. Ә сезнең хатлар – аерым бер тарих. Һәркем соравына җавап, үзенә игътибар көтә.

Әле бит сезнең аркада без дә үзебезне карыйбыз, тәртиптә тотабыз. Сезгә күренәсе бар дип, иртүк торып, чәч ясыйбыз, күз буйыйбыз. Күпме яңалык җиткерәбез сезгә (без булганда, телевизор да кирәкми). Бергә балалар, оныклар, бозаулар, сарыклар, чебиләр үстерәбез.

Без булмасак, кер юу гельләрен, швабраларны, тәмле ис чыгара торган диффузорларны кайдан алыр идегез?! Менә бу кыйссаны язар өчен дә белем кирәк (без журналистлар түгел бит). Ничек уйлыйсыз, блогерлар кирәкме, юкмы? Ниндирәк булыйк, «если что» төзәлербез, – дип язган ул.

Блогерның бу соравына күп кенә комментарийлар калдырганнар.

«Рәмзия, дускаем, рәхмәт матур пост өчен. Исәнлектә булыйк. Зур уңышлар сиңа», – дип теләктәшлек белдергән Рәфис Атаказ.

«Кирәген кирәк, ләкин бер эш эшләп булмый сезнең белән, – дип елмая торган смайликлар куйганнар. – Сез безнең гаилә кешеләренә әйләнеп беттегез», – дип язып калдырганнар.

«Рәмзия, сезнең кебек булсалар, әйбәт блогер булырлар иде. Күбесе күт сикертеп, җүләр сатып йөриләр...» – дигәннәр.

«Бик кирәк. Күп нәрсәне өйрәнәбез, киңәшләр сорыйбыз, бергә елыйбыз, бергә көләбез, сезне эшкә озатабыз, кайтканыгызны көтеп торабыз», – дип язган Роза Хәбибуллина.

«Әйе шул яңа бер һөнәр булды бу. Элек бит газета-журнал укып күңелне баета идек, хәзер сезне карыйбыз, Аллаһка шөкер. Белемле, матур телле, уңган, үрнәк блогерларыбыз шактый. Сез хәзер мәгърифәтче дә, журналист та, мәдәният, тәрбия таратучылар да инде. Әлбәттә, моны һәркем дә булдыра алмый. Шуңа күрә даими тыңлап, карап баручылары да төрлечә була. Үз тормышыңны күрсәтеп бару өчен күңел чисталыгы, ихласлык та таләп ителә», – дип язган бер язылучы.

Бер кеше дә «кирәкми» димәгән яки начар фикер калдырмаган. Күп кенә комментарийлар «сезнең кебекләр кирәк» дигән мәгънәне җиткерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100