
Азат Шәкүров социаль челтәрләрдә блогер Шәкүр бабай буларак билгеле. Блогерлык белән шөгыльләнә башлагач, ул төрле видеолары белән халыкны шаккатырды, комментарийлар да күп җыя иде.
- «Тик-Ток» йолдызы Шәкүр бабай: «Үзләре бернәрсә булдыра алмаганнар күп сүгә» – ул «Интертат» хәбәрчесенә блогер булу тарихын сөйләгән иде.
Шәкүр бабайның күп еллар авырган хатынын тәрбияләве дә билгеле. Аның тормыш иптәше Тәслия ханым июнь азагында вафат булган.
«Тәслиякәй калдырып китте. Нишлисең инде... Авыр туфрагы җиңел булсын! Сагындыра! Рәнҗеп калма, төрле вакытлар булгандыр. Менә сиңа соңгы бүләгебез», – дип, блогер тормыш иптәшенең каберенә куелган ташны сыйпый.