news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Рөстәм Нәбиев Камчаткада вулканга менүен улына багышлаган

news_top
Блогер Рөстәм Нәбиев Камчаткада вулканга менүен улына багышлаган
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Уфа блогеры, бик күпләрнең мотиваторы, иң биек тауларга кулларында менүче Рөстәм Нәбиев Камчаткада Горелый вулканына күтәрелгән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә андагы матурлык белән уртаклаша. Блогер бу адымын улына багышлаган.

«Рөстәм Нәбиев тауларда инвалидларга да урын булуын күрсәтә һәм исбатлый. Горелый вулканына кулларымда 5 км менәргә кирәк иде.

Бу вулканга күтәрелүемне улыма багышлыйм. Улым, синең өчен батырлык, тормышны ярату һәм көчлелек үрнәге булачакмын.

Мин үз тормышым белән канәгатьме? Әйе. Мин моңа үзем һәм яраткан хатыным ярдәмендә килдем. Ул гел мине башлангычларымда хуплап килә. Ул минем экстремаль проектларыма да каршы булмады. Ни өчен? Чөнки ул аларны минем өчен мөһим булуын белә, миңа аларны гамәлгә ашыруда ирек бирә. Мин аңа да шулай ук җавап бирәм. Шуңа күрә безнең гаиләдә шундый гармония. Чөнки бер-беребезне чикләмибез. Әгәр мин уңышка ирешсәм, ул да ирешәчәк. Әле бу – минем иң югары уңышым түгел. Тиздән кайда булачагымны сез хәтта күз алдыгызда да китерә алмыйсыз. Мин моның шулай булачагына ышанам, дип кенә әйтмим, ә шулай булачагын беләм», – дип яза блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар