news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев авариягә очраган

news_top

Популяр блогер Рөстәм Нәбиев Тула өлкәсендә юл һәлакәтенә очраган. Ул руль артында үзе булмаган.

«Кичә Тула өлкәсендә авариягә эләктек...Травмпунктка бардык, җәрәхәтләр һәм сынулар булмаганмы дип карарга рентген ясадык. Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Нибары сул як иңбашымның сыдырылган урыннары гына бар. Шулай ук уң аягым (ампутациядән калган өлеше) гына авыртып тора, ләкин бу куркыныч түгел.

Мин машинаның арткы утыргычында идем. Авыр көннән соң йоклап бардым. Бик көчле бәрелүдән ике алдагы утыргычлар арасында уянып киттем. Иминлек каешымны эләктермәгән идем. Хәзер, хәтта артта йөргәндә дә каешымны эләктереп йөриячәкмен, тормыш моның мөһим икәнлеген күрсәтте.

Шунысы да кызык, башта бер җирем дә авыртмады. Ә беркадәр вакыт узгач, әкренләп тоела башлады. Башта, күрәсең, адреналин һәм шок булгандыр», – дип язган бу хакта Рөстәм Нәбиев.

Рөстәм Нәбиев 2015 елда армиядә вакытта, Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә аякларын югалткан иде. Ләкин ул шушы фаҗигадән соң да үзе-үзен югалтмады, киресенчә, үзенең көчле рухлы булуын дәлилләп, актив тормыш рәвеше алып бара башлады. Ул популяр блогер булып китте, күп сәяхәт итте, үзен армиягә озатып калган кызы Индира белән гаилә корып җибәрде. Хәзер алар 2 кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр.

Шулай ук Рөстәм тауларга кулларында күтәрелүче дөньядагы бердәнбер кеше. Соңгы биш ел эчендә ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Эверест, Аконкагуа һәм Иремель тауларын яулады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар