Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Резеда Таиландта зур суммада акча югалткан: «Полицияне борчымаска булдык»

news_top_970_100
Блогер Резеда Таиландта зур суммада акча югалткан: «Полицияне борчымаска булдык»
Фото: © социаль челтәрдән

Кызык видеолары аша социаль челтәрдә танылган блогер Резеда хәзерге вакытта гаиләсе белән Таиландта ял итә. Алар төрле отельләргә күчеп йөреп сәяхәт итә. Отельдән отельгә күченгән вакытта гаиләнең 160 мең сум акчасы юкка чыккан. Аларның кесәсендә 700 сум акча һәм кредит картасы гына калган.

«Без акчаны кайсы урында һәм кайсы отельдә югалканыбызны да белмибез. Полиция чакыртырга теләдек, әмма кайда һәм кайчан булуын үзебез дә белмәгәч, башкаларны да, үзебезне дә борчымаска булдык. Без бер отельдән икенчесенә күченеп йөрибез. Әйе, карап йөртмәвебезгә үзебез гаепле», – дип язган ул социаль челтәрдә.

Ул үзенең 2 сәгать тирәсе кайгыруын яза, аннары алар алдан уйлаган маршрут буенча кузгалганнар, аэропорт янындагы пляжга киткәннәр.

Хәзерге вакытта 2 кечкенә бала белән Таиландта ял итүче гаилә кредит картасын куллана икән. Бәяләргә килгәндә, блогер Пхукетта 30 литр бензинның безнең акчалар белән якынча 3000 сум торуын белдерде.

Соңрак блогер кулындагы судан да коры калган: бутылкага тутырылган суларын маймыллар урлап киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100